Киевта “Кремль асаба халыкларны юк итә” дигән чара узды

Киевта “Кремль асаба халыкларны юк итә” дигән чара узды

26 май “Азат Идел-Урал” активистлары Киевта Чемпионнар лигасы финалы алдыннан Русиянең асаба халыкларына теләктәшлек белдерү чарасы уздырды.

Активистлар “Олимпийский” стадионы алдында “Kremlin kills native nations!” (“Кремль асаба халыкларны юк итә” ) диән плакат элде һәм җанатарларга Идел-Урал республикаларындагы сәяси вазгыять турында инглиз һәм украин телләрендә язылган буклетлар таратты.

“Кызганыч, чит ил кешеләре Русиядәге хәлләр белән бик таныш түгел. Русиянең асаба халыкларының сәяси һәм милли хокуклары өчен көрәшүләре турында бөтенләй диярлек белмиләр. Без европаларга Идел-Урал халыкларының ассимиляциягә дучар ителүе, урыслаштыру сәясәте һәм милли активистларны эзәрлекләүләр турында аңлатабыз”, ди “Азат Идел-Урал” хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе, эрзә активисты Боляень Сиресь.

Азатлык Радиосы

Корреспондент