Казанда Хәтер көне җыены бара

Казанда Хәтер көне җыены бара

Казанда Хәтер көне чарасы башланды. Быел ул Тинчурин бакчасында уза. Чарада әлегә 200гә якын кеше катнаша.

Чара дога укудан башланды. Азатлык хәбәрчесе хәбәр иткәнчә, иминлек хезмәткәрләре шактый, парк тирәли ОМОН машиналары да куелган. Бу хакта “Азатлык Радиосы” хәбәр итә.

Җыенда “Татарстан “регион” түгел, дәүләт!”, “Башкортстанда татар геноцидын туктатыр өчен күпме Разинны үтерү кирәк?”, “Тарихын оныткан халыкның киләчәге юк”, “Татар теле өчен көрәш – татар дәүләтчелеге өчен көрәш” һәм башка шигарьләр күтәрелгән.

Митинг нәтиҗәләренә күрә резолюция кабул ителәчәк. Азатлык резолюция нигезе белән танышты. Анда Татарстан халкының хокукларын кире кайтару гамәлгә ашырылмады, “халыкны милләт булып саклап калырга мөмкинлек юк”, республика хакимиятенең бурычы – Татарстанны саклау, диелә.

Моннан тыш өндәмәдә үзенә ут төртеп вафат булган галим Альберт Разин да телгә алына, ул “өмет чаткылары тудырды” диелә. “Разин безне үзгәртте. Бүтән без татар телен саклап калу турында депутатларга хат язмаячакбыз. Чөнки Альберт Разин бөтен әйберне аңлатты һәм күрсәтте. Ул күтәреп чыккан сүзләр депутатларның йөрәгенә җитер, дип ышанабыз”, диелә резолюциядә.

Казанның Тинчурин бакчасында Хәтер көне узды
Казанның Тинчурин бакчасында Хәтер көне узды

Резолюциядә Татарстан президенты һәм Дәүләт шурасына таләпләр куела:

  1. 1992 елгы Татарстан Конституциясен кире кайтару.
  2. Татарстан халкының үз җиренә һәм аның байлыкларына булган хокукларын кире кайтару.
  3. Мөстәкыйль милли мәгариф төзү, татар телен чын дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү.
  4. Милли мәдәният музеена лаеклы бина бирү.
  5. Мәчетләрне күзәтү камерасын куйдырмау (резолюциядә бу хокук бозу буларак бәяләнә).
  6. Казан шәһәре урамнарының берсенә Альберт Разин исемен бирү.

Быел 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән яклап һәлак булганнарны искә алу чарасы 31нче тапкыр оештырыла. Чара элеккечә Казан үзәгендә түгел, Тинчурин бакчасында уза. Оештыручылар Хәтер көне митингы өчен Ирек мәйданын яки Камал театры мәйданын сораган иде. Казан мэриясе аларга Тинчурин һәм Крылья Советов паркларын гына тәкъдим итте.

Шул ук вакытта 12 октябрь Казанны басып алу яуларында үлеп калган православ сугышчылар истәлегенә дә дога кылына. Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан бу гыйбадәтне уздыруга фатихасын биргән. Дога кылу Казанны алганда һәлак булган православ сугышчылар истәлегенә төзелгән чиркәүдә уза.

 Казанның Тинчурин бакчасында Хәтер көне узды
Казанның Тинчурин бакчасында Хәтер көне узды

11 сентябрь Казанның Кол Шәриф мәчетендә 1552 елда шәһәрне Явыз Иван гаскәрләреннән яклап сугышканда һәлак булган шәһитләр хөрмәтенә вәгазь сөйләнде һәм дога кылынды. Соңрак бер төркем мөселман Ханнар төрбәсе янында да шәһитләрне искә алды.

Корреспондент