Вахит Имамов: “Махсус куркытмакчы булалар дип уйлыйм”

Вахит Имамов: “Махсус куркытмакчы булалар дип уйлыйм”

Вахит Имамовның “Яшерелгән тарих” китабын экстремистик әсәр дип тануны сорыйлар. Имамов моны “өстән” – хакимияттән кушылу белән аңлата һәм басым башлануга ишарәли.

Вахит Имамовның XVI–XVIII гасыр аралыгында татарларның азатлык өчен көрәшен тасвирлаучы “Яшерелгән тарих” (“Запрятанная история татар”) китабы 1991 елда дөнья күргән. Барлыгы 12 телдә нәшер ителгән. Урысча варианты 1994 елда “Камаз” нәшриятында басыла. Китапны экстремистик әдәбият дип тануны Решитский фамилияле кеше сораган. Беренче утырыш 26 августта Татарстан Югары мәхкәмәсендә каралачак.

Язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Вахит Имамов моны хакимият кушуы белән эшләнә дип фаразлый. Имамовка басым да башланган. Татарстан китап нәшриятында чыгучы алты томлык китабының ике томы чыкканнан соң кинәт басылудан туктап калган. Азатлык Вахит Имамов белән сөйләште.

— Вахит әфәнде, Сезнең “Яшерелгән тарих” китабын тыюны сорап кем мөрәҗәгать иткән?

— Аның фамилиясе Решитский. Ләкин шикаятьне ул кеше язган дигән сүз түгел. Имеш, китап урысларга, христиан диненә каршы нәфрәткә чакыра диелә. Решитский дигән кешенең булмавы да мөмкин. Иванов, Сидоров, Козлов булуы да бар. Ләкин минем китап кемгәдер ошамады дип кенә, бөтен мәхкәмә, хокук органнарының кубуы гаҗәп.

— Ә кайсы көчләр сезнең китапны тыярга тели дип саныйсыз?

— Мин азрак чамалыйм. Ләкин бу бит хакыйкать дигән сүз түгел. Хәзер бит дөрес сүз әйтергә ярамый. Иң гаҗәпләндергәне шул — 30 ел элек, 1991 елда язылган әсәргә ябырылдылар. Имеш, урыска каршы, Русияне җимерүгә чакыра.

Янәсе, алар экспертиза үткәргәннәр. Ялланып эшләүче филологлар, психологлар хакимият нәрсә куша, шуны тота да яза. Аларга нинди заказ бирелгән, шуны үтиләр. Минемчә, тарихи китапка үз бәясен тарихчылар бирергә тиеш. Башка кешеләрнең экспертиза ясарга хакы юк. Решитскийга, Сидоровка ошамаганмы, юкмы — һәр китапның яраткан кешесе һәм яратмаганы бар. Бу татар өчен һәм татар милләтен яклап язылган китап. Аның яхшымы, юкмы икәнлеген татар милләтеннән сорасыннар. Моны Мәскәү дә, Решитский да, яшерен агентлар да хәл итәргә тиеш түгел. Китапны, йә авторны юкка чыгарасың килсә, 100 яшерен агент оештырып була. Безнең хакимият моны эшли ала.

Решитский фамилиясен “рәшәткә” сүзеннән алынуын искә алып, махсус куркытырга теләгәннәрдер дип уйладым.

— Ә экспертиза кайда ясалган?

— Кайдадыр әсәрне укып экспертиза ясый торган үзәк бар, күрәмсең. Решитскийның хатын да, экспертизаның нәтиҗәсен дә күрсәткән кеше юк. Шундук Татарстан Югары мәхкәмәсенә чакыралар. Димәк, “өстән” бик әйбәт кушылган. Тизрәк бу китапны тыяр өчен “өстән” боерык төшкән.

Әгәр мин Русияне таркалырга чакырам икән, Татарстанның суверенитет декларациясе, референдумын кире кагырга кирәк. Бу бер чылбырның бер линиясе.

— Мәхкәмә мөрәҗәгатендә нәрсәгә нигезләнеп экстремистик әдәбият дип тануны сорыйлар?

— Анысы язылмаган.

— Вахит әфәнде, “Яшерелгән тарих” китабы XVI–XVIII гасырларны үз эченә ала. Татарларның азатлык өчен көрәшен ничек күрсәттегез? Нәрсәләр бәхәс чыгара ала?

— Бу Вахит Имамов кына уйлап тапкан әйбер түгел. Аны бит инде миңа кадәр дә әллә ничә галим язган. Урысның Витебский, Устюговы. Мин Америка ачкан әйбер түгел. Витебский бер баш күтәрүне яза, Чалашниковы – икенче баш күтәрүне, Устюгов – өченчесен яза. Ләкин берләштереп берсе дә карамаган. Берсенең дә бу баш күтәрү башлыкларының бер гаилә кешеләре булуы башларына килмәгән. Урыслар аны шулай күрсәтәсе килмәгәндер, шуңа аерым баш күтәрүләр итеп тасвирлаганнардыр. 1681 елда – Сәет Түләкәй, 1705тә – Күчем Алдар баш күтәрүе була. Ул 72 төрле салым салуга каршы чыккан. Аннары Акай күтәрелеше була.

Өч кенә түгел, анда Батырша күтәрелеше бар. Китап шуның белән тәмамлана. Аннары Пугачев күтәрелешенә дә күчәм. Чөнки анда хәрәкәт көчләре урыс булмаган халыклар була. Татарлар 100 мең булган. Екатерина IIгә күтәрелештә 200 мең крестьян катнашкан дип хисап биргәннәр.

— Бәлки “урыс колонизаторы”, “урыс изүе” дигән сүзләрне ошатмаганнардыр?

— Урыс колонизаторы, изүе булмаганмы әллә? Урыс изүе бүген дә бетмәгән. Мәскәүгә 800 млрд сум акча түләп торабыз икән, иго беткәнмени? Батый ханга ясакны күп дигәндә 10 процент җыйганнар. Менә шушылай сөйләшкән өчен мине яратмыйлар да инде.

— 1991 елда басылган әсәрдәге фикерләргә сезнең карашлар үзгәрмәдеме?

— Ниндидер аерым җөмләләргә карашым үзгәрә ала. Мисал өчен, бүген инде бәйсезлек, азатлык, ирек дип кычкыруның файдасы юк. Шуңа мин китапны “Ачы тарих, чын тарих шушы инде ул”, дип тәмамлар идем.

— Мәхкәмәгә әзерләнәсезме, юристлар ялларга уйлыйсызмы?

— Адвокатлар яллыйсы булыр инде. Аннан башка булмас. Мин үз-үземне яклый алам. Әмма яклавымны ишетергә теләмәсәләр мин нишлим? Әлбәттә, экспертизаны тарихчылар ясауны таләп итәчәкмен. Филологлар, психологлар ясаганы ул ялган. Мин аны акча түләп, яллап эшләткән экспертиза дип атыйм. Акча түләсәләр, безнең илдә сукыр кешене күзле дип, күзлене сукыр дип язалар.

— Тыелган китаплар булды бит инде. Бу очракта тыйсалар нишләргә җыенасыз? Ахыргача көрәшәчәксезме?

— Көрәштең ни, көрәшмәдең ни. Аның бит әле икенче ягы бар. Алар кайсы телдәгесен тыймакчы була соң? Ул китап бит 12 телгә тәрҗемә ителде. Алар аны нишләтмәкче була. Бөтен Җир шары буйлап җыймакчы булалармы? Русиянең бит кулы җитми. Төркия, Казакъстанга, Кытайга яки Азәрбайҗанга чыгып җыялармы? Казакъстанда ул 55 мең тираж белән инде 1995 елда ук чыкты. Аларның бит кулы җитми. Ике тапкыр алман теленә тәрҗемә ителде.

Һәр әйбернең яңгырашы булмый калмый. Менә Вахитның китабын мәхкәмәгә бирәләр икән дигән сүз чыгуга, минем 6 томлык китапны бастыруны туктаттылар. Икесе чыкты да, дүртесен шул килеш туктаттылар.

— Татарстан китап нәшрияте туктаттымы?

— Татарстан китап нәшрияте. Аны нәшрият эшләми бит. Акчаны мәдәният министрлыгы бирә. “Утлы дала”, “Карабәк” романы белән бу эшнең нинди бәйләнеше бар?

— Бәлкем туры сүзле булганыгыз өчен?

— Анысы да бар. Туры бәреп әйткән кеше беркайчан да “любимчик” була алмый. Мин хакимиятнең яраткан кешесе һәм хакимиятне ярата торган кеше түгел.

Азатлык Радиосы

Корреспондент