Вахит Имамов: «Китапта язылганнар – уйдырма түгел, тарих!»

Вахит Имамов: «Китапта язылганнар – уйдырма түгел, тарих!»

Язучы, тарихчы Вахит Имамовның моннан 25 ел элек чыккан «Татарларның яшерелгән тарихы» («Запрятанная история татар») китабын экстремистик дип табуларын сорап мәхкәмәгә биргәннәр. 26нчы август көнне Казанда, иртән сәгать 9да, Югары Мәхкәмә бинасында, 12нче бүлмәдә суд булачак. Ләкин утырышны ябык режимда уздырачаклар, диләр. Язучының үзе белән әңгәмә кордык.

– Башыннан ук аңлатыгыз әле, Вахит абый, нәрсә булды?

– Мине прокуратурага чакырдылар, күрсәттеләр бер кәгазь – Решетский фамилияле кеше тарафыннан хат килгән, китапта имеш экстремизм бар. Прокуратура сөенә-сөенә моны Югары Мәхкәмәгә кадәр җибәргән. Ниндидер бер оешмага китабымны биреп, экспертиза эшләткәннәр, ул нинди оешма, ниндирәк нәтиҗә чыгарган – берсен дә әйтмиләр, шуңа күрә минем хокукларымны бозып, судка әзерләнергә мөмкинлек бирмиләр. Гаеплиләр, имеш мин үз китабым белән урыска карата, христиан диненә карата нәфрәт тудырам. Хәтта Русияне таркатырга чакырам икән. Әйе, минем бу китап «Свобода, независимость, Азатлык», – дип бетә. Тик бу бит 1991нче елда язылган әйбер. Ул чорда «Азатлык!» – дип безнең бөтен Татарстан кычкырды. Бүген дә әнә 100 мең кеше Себердә митингка чыга – Себер республикасы төзергә телиләр. Ул бит Русияне тарткатырга чакыру дигән сүз түгел. Ул бөтенләй башка нәрсә – Мәскәүне, андагы түрәләрне, чиновникларны «без конца» туйдырып ятудан туктарга дигән сүз. Без дә бит, мәсәлән, 90нчы елларда митингларга чыкканда, мондагы Ирек мәйданын тутырып, йөзәр мең кеше җыелып яткан вакытта «Америкага күчәбез!» – дип митингларга җыелмадык. «Безгә бирегез үзебезчә яшәргә, татар мәктәпләре, гимназияләре, институтлары ачарга, Мәскәү диктаторыннан башка яшисебез килә», – дип әйттек. Безнең аерылып китәр җир юк, безгә азатлык кирәк. Матди азатлык һәм рухи азатлык. Без Мәскәүгә туктаусыз акча түләргә тиеш түгел! Хәзер инде әнә 800 миллиардка җитте.

Мин бит анда язмаганмын: «Әйдә, бу конституцион режимны җимереп төшерик! Әйдә, Русияне егермегә яки кырыкка бүлик!»

– Бу китап ничек язылган иде Вахит абый?

– Мәскәүнекеләр өрә башлады туксанынчы елларда: «Ә нишләп сез азатлыкка омтыласыз, сез бит 1552нче елда Иван Грозный басып алганнан соң тындыгыз, ризалаштыгыз үзегезнең хәлегез белән. Азатлык даулап бүтән көрәшкәнегез булмады», – дип. Менә шуннан соң мин утырып язарга мәҗбүр булдым татарның яшерелгән тарихын. Безнең татар милләте бөтенләй белми торган восстаниеләр турында иде ул. Бер генә тарих дәреслеләрендә дә чыкмаганнар. Әйтик 1682нче елда башланган Теләкәй Ягъфәр восстаниесе. Аның улы – Күчемнең восстаниесе 1704нче елда башланган. Һәм башлануының сәбәбе шул – 72 төрле салым уйлап тапканнар Петр I заманында. Дохов белән Жихарев Уфадан 12 километрдагы Чесноковка елгасы буена килеп, халыкка шушы карарны укыганнар. Акыллы кеше ничек риза булырга тиеш, 72 салым түләргә? Дуга өчен дә түлә, камыт өчен дә түлә, чапкан үлән өчен дә түлә, елганы тишеп, бәке ясасаң, балык тотсаң – аның өчен дә түлә. Морҗа өчен дә. Бөтен әйбер өчен түлә. Суйган сарык тиресе өчен дә, мәчеткә барган өчен дә – бу бит адым ясаган саен акча түләргә тиеш дигән сүз. Дөрес эшләгәннәр – восстание башлаганнар. 1734нче елда яңа восстание башланган. Безнең татар җиренә китереп Оренбург крепостен төзи башлагач, бабайларыбыз күтәрелеп чыккан. Чамалаганнар – Петр беренченең, аның кызының аппетиты зур – Урта Азияне яулап алырга телиләр. Һәм крепостьлар астында без дә калачакбыз дигән сүз, шуңа башлана ул. Бу юлы инде Теләкәйнең оныгы, Күчемнең малае – Акай җитәкли аны. Кешелек тарихында мондый мисал юк. Фәкать татар милләте генә шушындый өч буын рәттән килгән көрәшче үстереп биргән! Әле аның Абдулла дигән дүртенче буыны да бар – әтисе Акайны төрмәдән коткарыр өчен ул да гаскәр башлыгы булып йөргән кеше. Уен уйнап, башта карательләр ягына чыгып: «Мин биреләм, әтине дарга асмагыз», – дип, мөрәҗәгать итеп караган. Ләкин 1738нче елда Акай Күчемовны, Акай батырны дарга асканнан соң, кабат восстаниедә катнашкан. Без коточкыч корбаннар биргәнбез. 1735нче елдан алып 1739нчы елга кадәр барган Акай восстаниесендә генә дә 40 мең ир-ат азатлык өчен башын салган. Татарлар, башкортлар, кара калпаклар… Бу 40 мең ир-атны, анда яндырылган 600дән артык авылны, талап алынган атлар санын, коллыкка алынган яки себергә куылган 9 мең хатын-кыз һәм балаларны мин – Вахит Имамов уйлап тапмадым, ул миңа кадәр үк язылган. Аны Бөгелмә районында яшәгән, шунда вафат булган Петр Рычков әллә кайчан язган. 1700нче елларда ук Витевский дигән урыс галиме язган, соңыннан Челошников дигән урыс галиме язган. Мин татарларны санап та тормыйм – үзебезгә таныш Миркасим Госманов, башкорт галимнәре – алар дистәләгән. Шуңа күрә мин монда тәгәрмәч яки велосипед уйлап тапмадым. Гадәттә галимнәр һәр восстаниене аерым гына яза, артык тирән тикшереп тормый, ә мин китабыма барысын бергә тупладым һәм тирән тикшереп яздым. Ахырына кадәр эзләнеп. Бу батырларның Гәрәй кабиләсеннән чыкканлыгы билгеле булды. Менә шулай туды бу әсәр. Ләкин Русияне җимерергә, нинди дә булса хакимиятне алып ташларга дигән әйберләр юк минем бу «экстремистик» китабымда. Мин бит анда язмаганмын: «Әйдә, бу конституцион режимны җимереп төшерик! Әйдә, Русияне егермегә яки кырыкка бүлик!» – дип.

Илбасарлар белән сугыш. Рәсем: Р.Шагеев.
Илбасарлар белән сугыш. Рәсем: Р.Шагеев.

– Китабыгызда динне, русларны кимсетә торган әйбер бар дип саныйсызмы соң үзегез?

– Юк. Без бит моннан 300 ел элек булган хәлләрне тикшерәбез. Китаптагы «русское иго» дигән сүз ошамый аларга. Игоның синонимы бар – «гнет» дигән сүз. Көчле басым, оккупация мәгънәсендә. Мин «иго»ны «гнет»ка алыштыра алыр идем, ләкин аннан гына мәгънә үзгәрми. «Иго» дип яздыммы, башкачамы – нәрсә үзгәрә? Минем анда мәсәлән «Көчләп чукындыру» («Насильственное крещение» дигән бүлек бар. Яки «Лашманчылык». Чынлап та бит бездә 1731нче елда Новокрещенская контора китереп төзегәннәр, Лука Конашевичны китерткәннәр. Кабахәтне. Мәчетләрне җимерүе белән танылган, мөселман татарларын кыерсыткан кешене. Безнең күпме халыкны мәҗбүри рәвештә көчләгәннәр. Һәм ул бит берәүгә дә сер түгел. Килеп, мәҗбүриләп көчләгән вакытта, христианлыкка күчеп, аннан кире ислам диненә кайтсаң, тотып яндырганнар. Мөселманнарның шушы эшне эшләгәне бармы? Безнең берәр христианны яндырып үтергәнебез бармы? Тарихта билгелеме? Юк. Шулай булгач, мин нәрсә дип әйтергә тиеш, мин ничек дип әйтергә тиеш, көчләп чукындыру булмаган дип әйтергә тиешмени? Тарих андый әйбер түгел бит ул. Сиңа ошыймы, ошамыймы, уйный торган әйбер түгел ул. 1719нчы елда Петр патша диңгезләрдә йөзәрдәй агач кораблар төзи башлагач, бөтен татар халкын – 66 мең татар ирләрен мәҗбүр итеп урман кисәргә, шушы кораблар өчен агач материал әзерләргә җибәргәннәр. Ул бит мин уйлап тапкан саннар түгел. Мин бер әйберне дә уйлап чыгармадым. Бу – тарих, бу – дәлилләп була торган әйбер, моны мин генә түгел, инде 100 кеше язды. Безнең татар крестьяннарын, урыс крестьяннары белән бергә Урал заводларына йөреп эшләргә мәҗбүр иткәннәр. Байларга. Алтышар, сигезәр ай эшләгәннәр. Алар ат белән бара торган булганнар һәм көненә өч тиенгә эшләп йөргәннәр, ә ул акча ашарларына да җитмәгән. Атын да ашатырга кирәк, үзенә дә, ертылган киемен дә алыштырырга кирәк, атның сбруен да. Ахыр чиктә аты да үлеп калган, үзе дә. Безнең Казан өязеннән 25 мең кеше Урал заводларына йөреп эшләгән. Моны мин «гнет» димичә, изү, кысу димичә, нәрсә дип язарга тиеш соң?

– Китапны экстремистик дип тапсалар нәрсә булачак? Сезгә карата җинаять эше ачу турында да сүз бармыймы?

– Экстремистик дип табылса, китапны сатудан алалар. Ләкин аның икенче ягы да бар – ул китап 12 телгә тәрҗемә ителде. 1995нче елда ук казахларда 55 мең тираж белән чыкты, аны әзербайҗаннар тәрҗемә итте, төрекләр. Бер-берсен белмичә ике автор немец теленә тәрҗемә иттеләр. Ул инглиз, француз, кытай, хәтта һинд теленә тәрҗемә ителде. Аны башкортларның «Кызыл таң» газетасы бастырды. 18 санда тезелеп чыкты ул. Хәзер аны кулланылыштан алу мөмкин түгел. Казахстаннан яки Төркиядән барып җыеп йөриячәкләрмени? Аны моннан да җыеп бетерү мөмкин түгел. Чөнки ул китап кибетләре аша сатылмады, ул кулдан кулга таратылды һәм Советлар союзы территориясе буенча таралды. Аны кандидат, доктор хезмәтләре яклаганда файдаландылар. Төркиядә, Әзербайҗанда да хәтта. Монда тыйсалар да, аны чит илдә тыя алмыйлар бит. Минем аерым сүзләрнең кемгәдер ошавы яки ошамавы өчен генә тарихны тартып алып булмый, аны белергә тиешләр. Алар татар халкын тарихсыз калдырмакчы була, шулай килеп чыгамы? Без ул восстаниеләрне, Батыршаны алып ташларга тиешбез. Аның турында сөйләшмәскә тиешбез булып чыга. Ә нишләп сөйләшмәскә тиеш без аның турында? Бездән аны болай да яшерделәр. Моннан 30 ел элек кенә белдек. Герберт дигән немец галименең хезмәтеннән генә белдем Батыршаның ничек үлгәнлеген. Аны да яшерделәр бит бездән. Ә ул кулына балта тотып, дүрт надзирательне чабып үтереп, 5нчесе өстенә барганда йөрәге ярылып үлгән кеше. Татарның бернинди батыры, шәхесләре дә булмаска тиешмени соң? Соклана торган кешеләре? Без гел Мәскәү галимнәренә яки Мәскәү язганга табынып яшәргә тиешме? Без бит тарихсыз халык түгел. Без тарих буенча алардан күпкә байрак халык. Русия территориясендә ике генә милләт дәүләт тоткан. Татар һәм урыс. Мондый хәлләр булды инде бездә – 1944нче елда «Идегәй» дастанын укырга тыйганнар. Бүгенге вазгыять мәңгелек түгел, ул алышыначак. Болар мәңгелеккә килдек, дип ялгышалар. Иртәгә алышыначак, Акай батырлар кире кайтачак. Батырша да кабат кайтачак. Безнең хакимият шул ук Батыршага һәйкәл куярга теләми, тик аңа карап кына Батырша исеме онытылмый бит. Тарих бит ул спираль. Кабатлана да кабатлана. Бүген пружина кысыла, иртәгә йомшара.

– Ахыры ничек бетәр дип уйлыйсыз, Вахит абый?

– Экспертларның карары белән риза түгел мин. Чөнки тарих китабын ниндидер психологлар яки филологлар тикшерергә тиеш түгел. Тарихта үзе тирән йөзгән кеше генә минем китапка анализ бирә ала. Мин яңа экспертиза таләп итәчәкмен. Тарих институтына бирсеннәр. Бездә галимнәр бар, Аллага шөкер. Алар нәтиҗә ясасын – бармы анда экстремизм, юкмы. Алар әйтсен. Ә тарихка бәйләнмәсеннәр, аны алыштырып булмый.

Әңгәмәдәш – Айгөл Закирова, «Безнең гәҗит», 2019, №33 (21 август)

Корреспондент