Без синең белән, Вахит!

Без синең белән, Вахит!

Без синең белән, Куба, каһарманнар атавы. Җыр.

Җырдагыча, без синең белән, Вахит, милләтнең каһарманы! Әйе, каһарманы. Әсәрләрендәге каһарманнар кебек. Һәр чорның үзенекеләр. В.Имамов, Ф.Бәйрәмова, А.Хәлим һәм башка язучылар, галим, сәясәтчеләр узган гасырдан бүгенгәчә татар халкы, аның киләчәге өчен туктаусыз көрәштә. Алар – заманыбызның чын каһарманнары. Кораллары – сүз, каләм. Халкы язмышына битараф булмаган татар кешесе һәрвакыт бу асыл затларга теләктәшлек белдереп килде, бүген дә алар белән бергә, ярдәм итү юлларын да таба.

Минемчә, ярдәм чараларының берсе – Вахит Имамов мөхәррирлегендә чыккан «Мәдәни җомга» гәҗитенә язылу. Мин аны 1996нчы елдан бирле алдырам. Бай эчтәлекле бу атналык гәҗит һәр татар гаиләсенә килсен иде. Шулай итеп бердәмлегебезне, милләт өчен җанын-тәнен кызганмыйча көрәшүче каһарманнарыбызга авыр чакта терәк булуыбызны күрсәтик. Хәтерлисездер, кыш көне юлда һәлак булган Габделкәрим хәзрәт гаиләсенә мөселманнар, шул исәптән мөфтият, район хакимияте ике көндә 4 миллион сум акча җыеп ярдәм итте. Нинди күркәм үрнәк!

Сүз уңаеннан, П.Шмаковка булышу да дәвам итә. Һәр татар теле укытучысы аңа ярдәм итүне үзенең бурычы санарга тиеш, минемчә. Белгәнебезчә, Вахит Имамовка карата да суд эше әле дәвам итә. Аллаһыдан аңа бу сынауларны уңышлы үтүен сорап, дога кылыйк.

Лилия Марискина, Чаллы шәһәре — «Безнең гәҗит» 2019, №44 (7 ноябрь)

Корреспондент