“Башкорт” оешмасы лидеры Фаил Алчынов корылтайга килгәч тоткарланды

“Башкорт” оешмасы лидеры Фаил Алчынов корылтайга килгәч тоткарланды

Башкорт активисты Фаил Алчынов корылтайда катнашырга ният белдерсә дә, аны кертмәделәр, куәт хезмәткәрләре утырган бүлмәгә кертеп яптылар.

Уфада узучы V Дөнья башкортлары корылтаена “Башкорт” оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов та килде. Әмма аны кертмәделәр, башка делегатлар кебек теркәлү урынында бейдж алып залга керү белән, аның янына полиция килде, “Сез кем, нигә үттегез?” дип бейджын тартып алды.

Алчынов “мин тулы хокуклы делегат” дип, корылтайда катнашырга ниятен белдерде. Башкортстан башлыгы идарәсеннән Азат Бадранов исемле кеше “ул исемлектә юк” дип, активистны алып китте, аны бинаның хезмәт бүлмәсенә кертеп яптылар, аннан чыгармыйлар.

Башкорт корылтае башкарма комитеты әгъзасы Рамиль Рәхмәтов соңрак әйтүенчә, Алчыновны куәт хезмәткәрләре утырган бүлмәгә керткәннәр. “Аны шул бүлмәдән чыгармаячаклар, аның белән сөйләшү алып барыла”, дип белдерде ул Азатлыкка.

“Башкорт” оешмасы лидеры Зилаер районыннан делегат итеп сайланса да, аны исемлектән сызып ташлаганнар иде.

Пленар утырыш вакытында делегат, “Башкорт” оешмасы вәкиле Ильмир Мөхәммәтҗанов кайбер сайланган делегатларны кертмәү турында залдан кычкырды. Аны микрофон янына чакырдылар, ләкин аны шунда ук билгесез кешеләр кулларыннан тотып алып полиция янына алып китте.

Монакодан килгән делегат Гөлшат Үзәнбаева Мөхәммәтҗановага сүз бирүне таләп итте, ләкин аңа сүз бирмәделәр.

28-29 июнь Уфада V Дөнья башкортлары корылтае уза. Азатлык җыенның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп бара.

Азатлык Радиосы

Корреспондент