“Башкорт” оешмасы Башкортстан сайлаучыларына мөрәҗәгать белән чыкты

“Башкорт” оешмасы Башкортстан сайлаучыларына мөрәҗәгать белән чыкты

Оешма “Бердәм Русия” фиркасе намзәтләренә тавыш бирмәскә чакыра.

Башкортстанның “Башкорт” иҗтимагый оешмасы Башкортстан сайлаучыларына мөрәҗәгать белән чыкты. Оешманың Facebook битендә язуларынча, әлеге мөрәҗәгать кичә оешманың җыелышында кабул ителгән.

Анда “Башкорт” оешмасы үз активистларын халык арасында “Бердәм Русия” фиркасеннән баручыларга бер тавыш та бирмәскә” дигән шигар белән аңлату эшләре алып барырга, моннан тыш, оешма активистлары һәм тарафдарларын сайлау бүлгеләрендә күзәтүчеләр буларак катнашырга һәм моның өчен Башкортстан башлыгы вазифасына намзәт булып баручыларның штабында дәресләр алырга чакырыла.

Шулай ук мөрәҗәгатьтә, оешманың 600дән артык активисты һәм тарафдары җирле сайлауда депутатлыкка намзәт булып катнашуы әйтелә.

“Республика халкын безнең тарафларларны яклауда актив катнашырга чакырабыз”, диелә анда.

Шулай ук “Башкорт” оешмасы Башкортстан башлыгы сайлауны бойкот итәргә чакыручыларның мондый караш йөртүгә тулы хокукы бар һәм бу һәр сайлауның хокукы дип саный.

Башкортстан башлыгын сайлау 8 сентябрьдә узачак.

Азатлык Радиосы

Корреспондент