«Башкорт» оешмасын экстремист (чиктән тыш карашлар яклы) дип санарга һәм аның эшчәнлеген тыярга телиләр

«Башкорт» оешмасын экстремист (чиктән тыш карашлар яклы) дип санарга һәм аның эшчәнлеген тыярга телиләр

Хәрәкәт активистлары үзләренең яклаучыларын БҖО (Башкорт җәмәгать оешмасы) «Башкорт»-ка каршы бастыруларны һәм җәзаларны туктатырга һәм аларны хөкем идарәсендә хупларга ярдәм соравы белән протест чыгышларын башларга өндиләр.

3-нче декабрь көнендә республиканың прокуратурасы БҖО «Башкорт» офисына тикшерү белән килде. Оешма активистларның сүзләре буенча, экстремист эшчәнлек алып бару турында аноним хәбәр шуңа имеш сәбәп булган. 18-нче гыйнварда шул идарә рәсми кисәтү чыгарды. Шул документта «оешманың экстремизм билгеләре белән эшчәнлеген алып барыуы расланган фактлар турында» сүз барды. Прокуратура тәртип бозуларын бетерү өчен ике ай вакыт бирде.

Ике ай узмаганчы, прокуратура БҖО «Башкорт»-ны экстремист оешма дип санарга һәм аның эшчәнлеген тыярга өчен Югары хөкем идарәсенә дәгъва гаризасын бирде. Шуның белән бергә, прокуратураның язма гаризасында бернинди дә конкрет аңлатма юк. «Экстремизм билгеләренең» нәрсәдә булуы һәм әлеге дә баягы шул «билгеләренең» чын «экстремизмга» нинди мөнәсәбәт барлыгы да билгесез. Башлангыч утырыш бу җомгага – 7-нче февраль көненә 11 сәгать 30 минутка инде билгеләнгән.

Башкортстанның иң зур оешмасы беренче тапкыр гына түгел туктаусыз эзәрлекләнә, ләкин бүгенге көнгә кадәр аның эшчәнлеге алай ук беркайчан да катгый ябылу куркынычы алдында тормый иде. Канунның мәкаләсе җитди. Шуңа күрә, әгәр башкортлар хөкем идарәсендә җиңмәсәләр, аларның бөтен бүлекләрен һәм социаль челтәр битләрен ябачаклар, ә символик мәгънәсен һәм флагын рөхсәт итмәсләр. Бу юлы БҖО «Башкорт» Куштау тавы буенча карашы аркасында хакимиятнең кызган кулына, мөгаен, эләккән. Дөресләп әйткәндә, оешма шул шихан (ялгыз тау) казылма байлыкларын чыгару юлына капма-каршы тора. Исебезгә төшерсәк, 2019-нчы елның декабрь ае башында ул иҗтимагый җыелыш уткәрде, һәм шуны котыртучылар саботаж ясарга һәм өзәргә тырыштылар.

Сүз уңаена килгәч әйтсәк, БҖО «Башкорт»-ның Коштау буенча карашын хуплаучы һәм кеше хокукларын яклап көрәшүче Рамилә Сәитова үзе дә карашлары аркасында берничә тапкыр газап чикте һәм зыян күрде. Бер хәлне генә искә алыйк: бу җәй көне аны көп-көндез ФСБ (Федераль иминлек хезмәте) идарәсенә өстерәп диярлек алып киткәннәр, ә шуннан соң ул хастаханәдә калган. Ә, күптәннән түгел, аны ГИБДД (Юл хәрәкәтен иминләү дәүләт инспекциясе) хезмәткәрләре туктатканнар – аның сүзләре буенчә, бу бөтенләй хокук нигезләренә каршы ясалган иде. Ул ишекне ачып тормаган һәм машинада дүрт сәгать тирәсе утырган. Шуннан соң МВД (Эчке эшләр министрлыгы) хезмәткәрләре, аның автомобиленең тәрәзәсен, мөгаен, ватып, аны шуннан тартып чыгарганнар. Кеше хокукларын яклап көрәшүче Р. Сәитова аңа административ арест салырга телиләр дип уйлый. Арестның төп максаты хокукый ярдәменә һәм 23-нче февральдә Коштау саклавына багышланган «Тере чылбыр» (русча – «Живая цепь») акциясендә катнашуына каршы тоткарлау булырга тиеш, дип әйтә.

Корреспондент