«Арчада чүп яндыру заводы булмаячак!»

«Арчада чүп яндыру заводы булмаячак!»

Арчада яңа завод салырга теләүләре турында бер язып чыккан идек инде. Район хакимиятендәгеләр әйтә – бу бернинди дә чүп яндыру заводы булмый, ди.

Ә менә төзелешкә каршы чыгучылар киресен сөйли: яндырачаклар, бу чүп яндыру заводы булачак. Кем хаклы соң – ике якның да фикерен ишетү өчен 24нче августта Арчаның Үзәк стадионында узган митингка кайттык.

Район хакимиятендәгеләр әйтә – бу бернинди дә чүп яндыру заводы булмый, ди. Ә менә төзелешкә каршы чыгучылар киресен сөйли: яндырачаклар, бу чүп яндыру заводы булачак. Кем хаклы соң – ике якның да фикерен ишетү өчен 24нче августта Арчаның Үзәк стадионында узган митингка кайттык.

Оештыручылар бу чарага 300ләп кеше катнашырга теләк белдерүен әйткән иде. Тик урында кеше күп булмады, тәртип саклау өчен полиция хезмәткәрләре килгән һәм катнашучылардан кырыклап кеше булгандыр. Кешенең ни өчен аз булуын Казанбаш авылында яшәүче Нурия ханым Хәкимова митинг башлангач аңлатты: «Чарага килмәгез, дип, куркытып куйганнар күпләрне, миңа шалтыратып әйттеләр», – диде ул. Митингта район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Әхәт улы Галимуллин да бар иде, ул бу сүзне кире какты: нинди куркыту булсын, ялган белән башламагыз инде чараны, дип белдерде ул. Халык фикерен белү хакимияттәгеләргә дә кирәк бит, диде.

Арчада 11нче июль көнне шушы завод буенча халык тыңлаулары бер узган иде инде. Төзелә калса, Арчага 7 районнан: Балтач, Питрәч, Әтнә, Кукмара, Теләче, Саба һәм Биектаудан да чүпләр ташыячаклар. Моңа каршы чыккан инициатив төркемнең вәкиле – Азат Сабиров әлеге уңайдан менә нәрсәләр сөйли:

Һәр район үз чүбен үзе юк итсен, аны ник монда ташыячаклар соң? Көненә 700 тонна киләчәк, диләр.

– Һәр район үз чүбен үзе юк итсен, аны ник монда ташыячаклар соң? Көненә 700 тонна киләчәк, диләр. Без Усаклык бистәсендәгеләр белән аралаштык, анда әлегә чүп яндыру заводын төзү эшләрен туктатканнар. «Сезнең тирәгә аударырга теләмиләр микән моны?» – дип шикләнде активистлары. Арчадагы бу заводны 2022нче елга кадәр төзергә тиешләр. Чүпне Мәскәүдән дә китерәчәкләр, диләр. Җайлы урында яшибез – тимер юл якын шул, – ди ул.

Митингка Дәүләт советы депутаты Хафиз Миргалимов килгән иде. Ул килә-килешкә үзен юлда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатуын һәм машинасы белән митинг узган җиргә кадәр керергә рөхсәт бирмәүләреннән зарланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Әхәтович исә, ЮХИДИ хезмәткәрләренең начар ният белән тормавын, һәр бәйрәм вакытында, төрле чаралар уздырылганда аларның шушылай иминлек сагында торуын аңлатты. Хафиз Миргалимов исә, барыбер, депутат таныклыгын күрсәтсә дә, үзен машина белән кертмәүләренә кызган иде. «Мин бит министр дәрәҗәсендәге кеше!» – дип кабатлады ул. Анысы, барыбыз да тигез булдык – мин дә журналист, мин дә җәяү килдем, башкалар да. Министр дәрәҗәсендәге кеше исә җәяү йөрергә тиеш түгел ахыры.

Беренче булып сүзне шул депутат Миргалимовка бирделәр.

– Бездә сәяси чүп тә, икътисади чүп тә, реформалар чүбе дә бик күп. Илебез чүпкә батты. Базар мөнәсәбәтләре үсү белән, кулланылышка пластик шешәләр килде. Ул йөз ел эчендә генә таркала. Су буенда, урманда, кайда гына ятмый. Элеккеге вакытларда катык, кефир, каймак, сөт пыяла банкаларда иде. Ул да әйләнештә иде, чөнки без аларны җыеп, кибеткә тапшырып товарлар ала идек. Бер генә шешә дә беркайда да аунап ятмый иде. Макулатура тапшыра идек. Һәр авылда аламачы бар иде. Сөяген дә, иске әйберләрне дә, тимерен дә аңа алып бара идек. Хәзер аның турында оныттылар. Бу җәмгыятьтә хәзер җитәкчеләр бары тик ничек булса да табыш алуны гына уйлый. Бөтен нәрсәне оныттылар. Хәл итәргә кирәк ул мәсьәләне. Безнең матур илебез чүпкә батарга тиеш түгел. Ашый торган нәрсәләрдән калган калдыкларны утильләштерергә кирәк. Ни өчен ул пластик шешәне кибетләр җыймый, ник тапшыру мөмкинлеге юк? Яхшымы, начармы, безнең республикада бу чүпне җыю һәм утильләштерү системасы әзер иде. Ләкин экологик реформаларга үзгәрешләр керттеләр – имеш, илебез чүпне дөрес җыймый, дөрес эшләми, чүпкә батабыз. Тиз генә бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Иптәшләр, базар мөнәсәбәтенә кергәнебезгә безнең 30 ел үткән. Шушы вакыт җыелган чүпне имеш тиз генә ике оператор эшкәртә алмый, аның өчен вакыт һәм заводлар кирәк. Прогрессны туктатып булмый, тик прогрессны алга җибәргәндә халык мәнфәгатен, ихтыяҗын, исәнлеген дә уйларга кирәк. Бөтен чүпне үзенә бер генә район җыярга тиеш икән, «публичный» тыңлаулар булырга тиеш. Завод салына икән, ул районнан шактый читтә урнашкан булырга тиеш. Бу чүпне ник нәкъ менә Арча районында җыярга теләделәр, аны да аңлатырга кирәк. Бу чүп эшкәртү заводларын төзергә кирәк, тик аларның чыккан төтене чистартылган булырга тиеш! – диде ул.

Арчада пикетта катнашучылар
Арчада пикетта катнашучылар

Тагын бер чыгыш ясаучы – завод төзелешенә каршы булган инициатив төркемнең җитәкчесе Динә Шәмсетдинова исә төзеләчәк заводның чүп яндыру заводы булачагын әйтте. «Әйе, чүп күп, аны берәр нәрсә эшләтергә кирәк, ләкин яндырып түгел, эшкәртеп!» – диде ул.

– Халыкны да тәрбияләргә кирәк бездә. Мәсәлән, хәзер пластик шешәләрне аерым җыялар. Онытмагыз: бу шешәләр беренчедән коры, икенчедән чиста булырга тиеш. Эчендә сөт калган пластик шешә эшкәртелүгә яраксыз. Халык шешәне җыярга өйрәнер иде дә, тик аны кая тапшырасың, моны да яхшылап аңлатсыннар иде безгә, – диде ул.

Узган ел мариларның Йошкар-Ола шәһәрендә чүп эшкәртү заводы төзелгән булган. Динә Шәместдинова әйтүенчә, бер ел эчендә 36 мең тонна чүп китергәннәр заводка. Ә аның бер меңгә якын тоннасы гына эшкәртелгән. «Арчада да шушы хәл булмасмы, сез моны күз алдына китерәсезме соң?» – диде ул үз чыгышында.

– 13нче мартта чыгарылган 149нчы нигезләмәдә язылганча, Татарстан республикасы территориясендә чүпне ике төрле генә утильләштерергә мөмкин. Беренчесе – күмеп. Икенчесе – яндырып. Монда чүп җыеп ятып, соңыннан аны күмү – дөрес түгел. Әгәр дә завод төзеләчәк икән, ул чүпләрне тулысынча эшкәртеп бетерерлек булсын, – диде ул.

Инициатив төркемнең рәисе урынбасары Данияр Фатахеев исә, беренче чиратта булачак заводның документлары белән халыкны таныштырырга тиешләр, дип саный:

– Хөкүмәт күрсәтмәсендә бер төсле язылган, килгән чүп реформасын үткәрүчеләр икенче төрле сөйли. Шуңа күрә без бу төзелешкә каршы чыгабыз да. Әгәр дә безгә ни төзеячәкләрен аңлатсалар, үрнәкләрен карасак, урынын бүтән җиргә – һәм авыллардан ераккарак күчерсәләр, дөресрәк булыр иде. Заводны Арчада төзүне икътисади яктан кулай, диделәр. Нәрсә хисабына кулай соң ул? Җирле халыкның сәламәтлеге хисабынамы? – диде ул.

Чүп проблемасы килеп җитте һәм безнең аны хәл итми чарабыз юк.

Арча боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров исә, бу завод кирәк һәм ул төзелергә тиеш дигән фикерен җиткерде.

– Моны кычкырышып кына, «Әйдә, монда төзик», «Әйдә, тегендә төзик», – дип кенә хәл итеп булмый. Чүп проблемасы килеп җитте һәм безнең аны хәл итми чарабыз юк. Интернетта укыганнарыгызга гына ышанып йөрисе түгел. Әзрәк анализлап, уйлап та карарга кирәк: нишләтергә тиеш без ул чүпне. Тынычланыйк башта. Заводның проекты да юк, урыны да билгесез, ә без борчылабыз. Чүпне кая да булса куярга кирәк. Шуңа күрә Арчага бу заводларны төзергә кирәк. Дәүләт төзим ди икән, акча бар икән – төзесеннәр. Хәзер замана алга киткән, чир чыгара торган заводларны төземиләр, – диде ул.

 Арчада пикетта катнашучылар
Арчада пикетта катнашучылар

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллинның да бу чарада катнашуын язган идем инде. Алай гына да түгел, чыгыш ясаучыларның сүзләрен йотлыгып тыңлады ул.

– Чыгыш ясаучылар арасында ялган, дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматны кулланып сөйләүчеләр булды. Арчада чүп яндыру заводы төзелә, дисез. Каян чыгып әйтәсез сез аны? Әлегә заводка бәйле бары тик Хөкүмәт карары гына бар. Ул каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең территориаль схемасын раслый. Монда плакатлар да чыгардыгыз: чүп яга торган заводлар Арчада булырга тиеш түгел, Кырлай тирәләре чүп белән тулачак, дип. Тукай портретын да яртылаш чүп белән бозып ясап күрсәттегез. Кайдан сез Кырлай дигән сүз тартып чыгардыгыз соң? Һәрбер авылда чокыр-чакырлар чүп белән тулган. Сез моның дәвам итүен телисезме яки чүпнең җыелып, эшкәртелүенме? Чүп яндыру заводы дисез, төтене чыгып торыр, дисез. Нәрсәгә нигезләнеп әйтәсез сез моны? Күрсәтмәдә схема гына бар. Завод төзелгән очракта да дәүләт экспертизасын үткәч кенә төзеләчәк. Әлегә төзелү өчен мәйдан да сайланмаган. Кимендә өч вариант каралачак. Әйләнә-тирәгә зарарлы калдыклар чыгу юк дәрәҗәсендә булачак, чөнки моны дәүләт күзәтү оешмалары тикшерәчәк. Арчада чүп яндыру заводы булмаячак, утильләштерү заводы гына булачак! – диде ул.

Митингны соңгысы булмас, диделәр. Вакыйганы күзәтеп барырбыз.

Айгөл Закирова, «Безнең гәҗит», №34 (28 август)

Корреспондент