Активистлар Идел-Урал төбәгендә нефть чыгаруга халыкара аудит уздыруны сорый

Активистлар Идел-Урал төбәгендә нефть чыгаруга халыкара аудит уздыруны сорый

“Азат Идел-Урал”  хәрәкәте Русиядә чыгарылган нефть сыйфатының кинәт начараюын халыкара оешмалар тикшерергә тиеш дип саный. Активистлар фикеренчә, арзанлы технологияләр куллану Идел-Урал төбәгендәге нефть чыгару өлкәсенә зур зыян салачак. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.

“Азат Идел-Урал” активистлары Русиянең нефть транзиты белән шөгыльләнүче “Транснефть” һәм нефть экспортлаучы “Татнефть”, “Башнефть” һәм “Роснефть” кебек ширкәтләргә халыкара аудит уздыруны сорап, ачык хат чыгарды.

Билгеле булганча, апрель ахырында Европаның берничә иле Русиядән нефть транзитын туктатып тору турында белдерде. Алар чимал сыйфаты начарайды дип белдерә. Нефтьтә хлорорганик кушылмалар барлыкка килде диделәр.

“Транснефть” җаваплылыкны кече җитештерүчеләрдән чимал кабул итүче хосусый “Самаратранснефть-терминал” ширкәтенә йөкләде.

Әмма активистлар бу проблем киңрәк, аерым очрак кына түгел дип саный. “Чынлыкта бу техноген катастрофа нәтиҗәсе, аның масштабларын Русия хакимияте һәм монополист ширкәтләр яшерә. Өч миллион тоннадан артык нефтьне Самардагы бер кечкенә терминалның пычратуы шик тудыра. Начар сыйфатлы нефтьнең торбаларга Русиянең төп нефть ширкәтләреннән килүе бүгенге көндә ачык күренә”, диелә хатта.

Активистлар язуынча, көнбатыш чикләүләре нәтиҗәсендә Русия нефть ширкәтләре Европа һәм Америка оешмалары хезмәтләреннән файдалана алмый. Шуңа күрә нефть чыгарганда дихлорэтан кебек хлорорганик кушлымалар кулланалар. “Кайбер эре чыганаклар, күрәсең, бу зыянлы кушылмалар белән шулкадәр тулган, ул нефть белән кушылып, бергә чыга башлаган”, дип фаразлый хат авторлары һәм моны тикшерүне сорый.

Активистлар фикеренчә, тизрәк баеп калыр өчен Русия түрәләре һәм олигархлар урысларны гына түгел, милли республикаларны да талый. “Бу нефтькә бай Татарстан, Башкортстан, Удмуртия икътисадларының иң керемле өлкәләренә кагыла”, диелә “Азат Идел-Урал” мөрәҗәгатендә.

Иҗтимагый хәрәкәт Халыкара энергетика агентлыгы һәм Энергетика хартиясе ярдәмендә тикшерү уздыруны таләп итә. Бу тикшерүдә Urals нефтен кулланучы ил вәкилләре, транзит илләр вәкилләре, Европа комиссиясе, нефть чыккан Русия төбәкләре парламентлары катнашырга тиеш дип саный активистлар.

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.

Корреспондент