“Азат Идел-Урал” хәрәкәте Данис Сәфәргалине азат итәргә чакыра

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте Данис Сәфәргалине азат итәргә чакыра

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте “Алтын Урда” оешмасын оештыручы Данис Сәфәргалине иреккә чыгаруны таләп итә. Сәфәргали Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән.

16 май “Азат Идел-Урал” хәрәкәте Украинадагы Русия илчелегендә “Мемориал” тарафыннан сәяси тоткын дип танылган өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән“Алтын Урда” татар патриот фронты җитәкчесе Данис Сәфәргалине иреккә чыгаруны таләп итеп пикет уздырды. Аңа кадәр алар Сәфәргалигә теләктәшлек белдерергә чакырып мөрәҗәгать иткән иде.

Узган елның җәендә колониягә хөкем ителгән Сәфәргали күптән түгел Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Шикаятьне әзерләгән “Агора” хокук яклау үзәге адвокаты Ирина Хрунова “Idel.Реалии”га әйтүенчә, Русия хакимиятләре Европа кеше хокуклары конвенциясенең ике маддәсен (гадел мәхкәмә тикшерүе уздыру хокукы һәм ирекле фикер белдерү) бозган, ә Сәфәргалине эзәрлекләүнең төп максаты – аның гражданлык активлыгын юкка чыгару.

Европа мәхкәмәсенә язган хатта Хрунова Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенең карар чыгаруда бары тик гаепләү ягының дәлилләрен генә нигез итеп алуын, аерым алганда полиция хезмәткәрләре һәм гаепләү шаһитләренең фикерләре генә кулланылуын әйткән.

Данис Сәфәргалинең хатыны Гүзәл Русия мәхкәмәләренә алдан ук ышанчылары булмавын, бары Европа мәхкәмәсенә генә өметләнүен әйтә. Күптән түгел ул ире утыручы Киров өлкәсе Кирово-Чепецки шәһәрендә булып кайткан.

“5 май көнне өч бала белән аның янына туган көне белән тәбрикләргә бардык. Данисның 4 май көнне туган көне иде. Өч көнлек күрешү булды. Әтисенә кечкенә кызыбызны күрсәтергә алып бардык. Данисны кулга алганда аңа әле ике генә ай иде.

Әлбәттә мөмкин булган саен аның янына барырга тырышам, әмма дүрт бала белән бераз авыррак. Моннан тыш әле мин зур күләмдә ипотека да түлим. Данисның әнисе инде өлкән – аңа 80 яшь. Шуңа ул алай барып йөри алмый. Кешеләр күбрәк хат язсыннар иде Даниска. Кайберәүләр акча күчерә, аларга зур рәхмәт. Ул бит клаустрофобия (ябык урыннан курку) белән авырый. Шуңа дарулар да кирәк”, диде Азатлыкка Гүзәл ханым.

Аның әйтүенчә, Сәфәргали үзен бик үк яхшы хис итми, чөнки төрмә идарәсе аңа басым ясарга тырыша.

“Гыйнвар азагында аңа зәңгәр тамга бирделәр. Ягъни Казан СИЗОсыннан Данис экстремистик әдәбият кулланган дигән характеристика язып җибәргән булганнар. Ничек инде СИЗОга экстремистик әдәбият кертеп булсын, анда хәтта бәдрәф кәгазен дә дүрт кисәккә кисеп кенә кертәләр. Имеш ул дуамал, хулиган булган дип язганнар. Аның бит камерада утырганда клаустрофобияиде.

Быел 20 мартта инде кызыл тамга биргәннәр. Ягъни ул качарга мөмкин икән. Мондый нәтиҗә нәрсәдән чыгып эшләнгәндер, аңлашылмый. Без ул тамгаларны шикаять итәр өчен хәлебездән килгәнчә Кировта адвокат ялладык. Данис гаделсезлекләргә күз йома торган кеше түгел. Шуңа без көрәшергә булдык”, ди Сәфәргалинең хатыны.

Гүзәл ханым сүзләренчә, Данис инде ярты срогын утырган, шуңа вакытыннан алда азат итүне сорап та мөрәҗәгать итә алыр иде, әмма тамгалар булу моңа мөмкинлек бирми икән.

“Шуңа аны шикаять итәчәкбез. Төрмә идарәсеннән Даниска “без сине барыбер изоляторга утырту сәбәбен табабыз” дигәннәр. Бу киләчәктә аңа күзәтү (надзор) кую өчен эшләнә. Рәфис Кашаповка да шулай булды бит. Данис мине анда утыртсалар ачлык игълан итәчәкмен, ди. Андый хәлләр булмасын өчен адвокат ялладык та инде. Төрмә җитәкчелеге дә бераз шүрләбрәк торыр. Аннары без бит аның белән шул адвокат ярдәмендә генә хәлләрен белә алабыз. Хатлар йә килә, йә юк. Адвокат атнасына бер аның янына барырга тиеш санала”, ди Гүзәл ханым.

Ул шулай ук төрмәдә мәчет булып та аның эшләмәвен әйтә.

“Чиркәү эшли, мәчет юк. Менә хәзер бит Рамазан ае җитте. Ә анда башка мөселманнар да утыра. Бәлкем тамгаларны шикаять иткәндә бу хакта да әйтербез”, диде Гүзәл Сәфәргали.

Азатлык Радиосы

Корреспондент