“Азат Идел-Урал” Русия халыкларын урыслаштырудан яклауны сорап ОБСЕга мөрәҗәгать итте

“Азат Идел-Урал” Русия халыкларын урыслаштырудан яклауны сорап ОБСЕга мөрәҗәгать итте

Җәмәгать эшлеклеләре Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасыннан (ОБСЕ) “Башкорт” иҗтимагый оешмасын яклауны, Русиядә халыкларны “көчләп урыслаштыру сәясәтен” туктатуда ярдәм итүен сорый.

“Азат Идел-Урал” иҗтимагый хәрәкәте Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының кече халыклар буенча Югары комиссары Ламберто Заньерга мөрәҗәгать итте. Хатта алар Башкортстандагы “Башкорт” оешмасын яклап чыгуны сорый. Хат Азатлык редакциясендә бар.

Мөрәҗәгатьне “Азат Идел-Урал” иҗтимагый хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе, сәяси мөһәҗир Рафис Кашапов имзалаган.

“Сезгә Русия Федерациясендәге асаба халыкларның хокуксыз хәлдә булуы яхшы таныш: 2001 елдан башлап безгә канун үз милли фиркаләрне булдыруны тыя, 2018 елдан республикаларның дәүләт телләре мәктәпләрдә мәҗбүри укытылмый. Бердәм дәүләт имтиханы чыгарылыш сыйныфларда бары урыс телендә генә бирелә. Безнең балалар республикалар – федерация субъектларының дәүләт телләрендә имтиханнар бирү хокукыннан мәхрүм ителгән. Безгә хәтта туган тел өчен латин графикасын куллану да тыелган. Мәскәү сайлауга урын калдырмыйча Кирилл хәрефләрен көчләп тага” диелгән инглиз телендә язылган мөрәҗәгаттьтә.

Документта Кашапов Ламберто Заньердан Русия хакимиятенә ачык мөрәҗәгать белән чыгарга сорый. Кашапов фикеренчә, ОБСЕ комиссары Русия җитәкчелеген “Башкорт” оешмасына карата сәяси мәхкәмә эшен туктатуга һәм Мәскәүне “Русия асаба халыкларын көчләп урыслаштырудан” баш тартуга чакырырга тиеш.

Idel.Реалиигә Рафис Кашапов белдергәнчә, хәзер татарлар белән башкортлар арасында каршылыклар булуга карамастан, татар җәмәгатьчелеге башкортларга теләктәшлек күрсәтә.

“Бу мөрәҗәгать белән безнең төрки берлекне ныгытуда нәтиҗәле бер адым ясыйсыбыз килә. Шуңа күрә без федераль һәм җирле хакимият “Башкорт” оешмасын тынычлыкта калдырсын өчен бөтен көчебезне куячакбыз” дигән Рәфис Кашапов.

Башкортстанның Югары мәхкәмәсендә “Башкорт” оешмасын экстремист дип танып аның эшчәнлеген тыю хакында эш карала. Мәхкәмәнең киләсе утырышы 13 мартка билгеләнгән.

2018 елда Idel.Реалии белән әңгәмәсе вакытында ОБСЕ Югары комиссары Ламберто Заньер Русиягә килергә җыенганын әйткән иде. Соңрак, 24 июльдә ул Татарстанга килде. Халыкара оешма вәкиле Казанда күзәтүләреннән чыгып Русиядә телләрнең торышында берничә җитешсезлек күреп алган. Аерым алганда, ул Татарстанда татар теле урыс теле кебек үк дәүләт теле булып торса да, татарларның үз тел мәдәниятен өйрәнүгә мөмкинлекләре шактый чикләнгән булуын аңлаган. Заньер шулай ук Татарстанда БДИны бары урыс телендә генә биреп булуына “гаҗәпләнгән”.

Корреспондент