“Азат Идел-Урал” Радий Хәбировка “ДНР” урынына Косово тәҗрибәсен өйрәнергә киңәш итә

“Азат Идел-Урал” Радий Хәбировка “ДНР” урынына Косово тәҗрибәсен өйрәнергә киңәш итә

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте активистлары Радий Хәбировның “ДНР” җитәкчесе Денис Пушилинны Башкортстанга чакыруына гаҗәпләнүен белдерә һәм Башкортстан башлыгына үзбилгеләнү юлында Донбасс тәҗрибәсенә түгел, ә Косово үрнәгенә игътибар итәргә чакыра.

“Азат Идел-Урал” оешмасы Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка “Донецки халык республикасы”ннан килгән фетнәчеләр тәҗрибәсен түгел, Косово үрнәген өйрәнергә киңәш бирде. Бу хакта оешманың Facebook-тагы төркемендә әйтелә.

“29 июньдә Башкортстанга Донбасс фетнәчеләре лидеры Денис Пушилин килде. Сугышчылар вәкиле Ишембай районында узган “Торатау җыены” башкорт фольклор фестивалендә катнашты. Радий Хәбиров аны үзенең кадерле кунагы буларак кабул итүен язды. “Азат Идел-Урал” башкорт җитәкчелегенең халыкара фетнәчеләр тәҗрибәсен якыннан өйрәнүен аңлый. Чынлап та, Башкортстанга якын киләчәктә реаль суверенитет алу һәм халыкара танылуның үз юлын узасы бар. Шул ук вакытта “ДНР” бу уңайдан начар үрнәк”, диелә “Азат Идел-Урал” мөрәҗәгатендә.

Активистлар “ДНР”ны дөньяда бер генә дәүләт тә танымавына басым ясый. “Денис Пушилин халыкара эзләүдә һәм чикләүләр исемлегендә. “ДНР”ның киләчәге томанлы, чөнки Кремль кураторлары аны “бәйсез дәүләт” статусында сакларга җыенмый. Киресенчә, алар бу төбәктне Украинага кайтарып, Донбасс исеменнән Киев сәясәтенә йогынты ясарга ниятли”, ди мөрәҗәгать авторлары.

Активистлар Радий Хәбировны үзбилгеләнүнең уңышлы үрнәгенә игътибар итәргә чакыра. “Косово республикасы тәҗрибәсен өйрәнү файдалы булыр. Косово халкының күпчелеге, башкортлар кебек үк, мөселманнар. Алар Совет берлеге һәм Русия кебек дәүләттән иреккә чыга ала. “ДНР”дан аермалы буларак, Косово тынычлыкта яши һәм икътисади үсеш күрсәтә. Республиканың бәйсезлеген йөздән артык ил, шул исәптән АКШ, Германия, Британия һәм Төркия таныды. “Азат Идел-Урал” Башкортстанга Косово лидерларының берәрсен, әйтик, Косово республикасы ассамблеясе рәисе Кадри Веселины чакырырга тәкъдим итә. Ул – милли-азатлык хәрәкәте ветераны, Пушилин кебек “МММ” финанс пирамидасының элекке аферисты түгел, башкортларга да кыйммәтле киңәшләрен бирә алыр иде”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Узган атнада Дөнья башкорт корылтае кысаларында узган “Торатау” җыенына” Украинаның Русия яклы фетнәчеләр “Донецки халык республикасы” дип атаган төбәге башлыгы Денис Пушилин килде. Радий Хәбиров аның белән фотога төшеп, Facebook-ка элде. “Шушы батыр егетны, Донбас халыклары лидерын… мин кадерле кунак буларак кабул итәм”, дип язды.

Корреспондент