“Азат Идел-Урал” Миңнехановтан Кытай мөселманнарын яклауны сорый

“Азат Идел-Урал” Миңнехановтан Кытай мөселманнарын яклауны сорый

Татарстан президентына петициядә Кытай хакимиятен мөселманнар ябып тотыла торган лагерьларны юк итәргә чакыру, Кытайның Казандагы генераль консулы У Инцин белән очрашып Көнчыгыш Төркестандагы мәсьәләләрне күтәрү таләп ителә. Бу хакта “Азатлык Радиосы” хәбәр итә.

“Азат Идел-Урал” оешмасы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеховтан Кытайдагы мөселманарны яклауны сорап петиция урнаштырды.

Активистлар “алга киткән дәүләтләрнең, аерым алганда, Британия, Франция, Япония, Канада, Австралия Кытайның Көнчыгыш Төркестанда уйгырлар һәм башка мөселманнарны күпләп кулга алуны туктатуны таләп итүе”н искә төшерә.

“Дөнья илләре Кытайның макстачан рәвештә Көнчыгыш Төркестанда яшәүче уйгыр, казакъ, кыргыз, татарларның мәдәниятен һәм милли үзаңын юкка чыгара баруы турында белдерә. Кытай хакимияте мөселманнарны кулга алып төрмә, концлагерьларга яба, тәрбия бирү өчен дигән сылтау белән балаларны дәүләт интернатларына урнаштыралар. Хакимлек иткән коммунистлар фиркасе уйгыр теленә басым ясый, аны кытай теленә алмаштыра, мәчетләрне яба, мөселманнарны күзәтү өчен бар җирдә видеокамералар урнаштыра, йөзләрне тану системын куллана, уйгыр рестораннары уйгыр мәдәниятен пропагандалый дигән сылтау белән эшчәнлекләрен туктата. Без, бу ачык хатны имзалаучылар, Татарстанның Кытайдагы уйгырларның иза чигүен тыныч кына күзәтергә хокукы юк дип саныйбыз”, диелгән мөрәҗәгатьтә.

Петиция Рөстәм Миңнехановны Кытай хакимиятен мөселманнар ябып тотылган концлагерьларны бетерүне таләп итәргә чакыра, Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровны да шундый ук мөрәҗәгать белән чыгыш ясарга өндәвен сорый. Моннан тыш, активистлар президенттан Кытайның Казандагы консулы У Инцин белән очрашып, Кытайның Көнчыгыш Төркестандагы ул лагерларны яуын, Кытайда эшчәнлеге туктаган мәчет, мәдрәсәләрне яңадан ачуны таләп итүне сорый.

Көнбатыш илләр хөкүмәтләре һәм хокук яклау оешмалары Кытайдагы тәрбия үзәкләре Көнчыгыш Төркестанда уйгур мәдәниятен һәм ислам динен бетерү өчен кулланыла дип инде берничә тапкыр белдерде. Пекин рәсми рәвештә барлык гаепләүләрне кире кага.

Кытай мөселманнарын яклап ​Русия дә, Татарстан да Көнчыгыш Төркестандагы хәлләргә үз фикерен анык кына белдермәде. Быел Русия тышкы эшләр министры Синҗандагы хәлләргә карата “без башка дәүләтләрнең эчке проблемнарына тыкшынмыйбыз” дип кенә әйтте.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте башлыгы Камил Сәмигуллин Кытайдагы мөселманнар өчен дога кылырга чакырып мөрәҗәгать итте.​

Кытайда 8 меңләп татар яши. Аларның күпчелеге XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында Өремче районында төпләнгән татар эшкуарлары нәселләре. Аларның күбесе туган телен яхшы белә. 2000-нче елларда Дөнья татар конгрессы ярдәме белән берничә дистә татар студенты Казан югары уку йортларына кабул ителде. Уку тәмамлангач, күбесе Татарстанда калырга тырышса да, Русия ватандашлыгын ала алмады. Нәтиҗәдә, алар Кытайга кайтырга мәҗбүр булды.

Корреспондент