Европа татарлары альянсына – биш ел. “Бар казанышлары – Сабантуй уздыру”

"Европа татарлары альянсы"

“Европа татарлары альянсы” дип аталган төркем узган атна азагында Австрия башкаласы Венада чираттагы җыенын уздырды. Мәскәү күзәтүендә эшләүче бу төркем оешуына инде биш елдан артып китте. Әлегә бар казанышлары – Сабантуйлар уздыру һәм “Үлемсез полк” чарасында катнашу.

Read More

Имамовның «гаебен» үзегездән эзләгез, шовинист иптәшләр!

Татарда телебез өчен тапкыр, әмма бигүк уңайлы булмаган «Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума» дигән мәкаль бар. Русиянең рәсми һәм гомумшовинистик матбугат чаралары, җиңнәрен сызганып, урыстан башка милләтләрнең яшәү хокукларын турыдан-туры, оятсыз рәвештә кыса, яба, бетерә башлау сәясәтенә тотынганнарыннан соң, алар нинди генә гаделсезлекләр эшләмәде!

Read More