Month: 2019-08

Казанда митинг-концерт: «Дәүләт бәйсезлеге милли рух бәйсезлегеннән башлана»

Казанда митинг-концерт: «Дәүләт бәйсезлеге милли рух бәйсезлегеннән башлана»

Татарстан суверенитеты турында декларация кабул ителгән 30 август Казанда митинг-концерт белән дә билгеләп үтелде. Чарада “Халык өчен бу – бәйсезлек көне”, “Бу көн – Татарстан дәүләт бәйсезлегенең ике алтын нигезенең берсе”, “Инкыйразга дучар булмауның бердәнбер юлы – дәүләтчелекне торгызу”, кебек фикерләр яңгырады.

Read More

“Азат Идел-Урал” Миңнехановтан Кытай мөселманнарын яклауны сорый

“Азат Идел-Урал” Миңнехановтан Кытай мөселманнарын яклауны сорый

Татарстан президентына петициядә Кытай хакимиятен мөселманнар ябып тотыла торган лагерьларны юк итәргә чакыру, Кытайның Казандагы генераль консулы У Инцин белән очрашып Көнчыгыш Төркестандагы мәсьәләләрне күтәрү таләп ителә. Бу хакта “Азатлык Радиосы” хәбәр итә.

Read More

Вахит Имамов: «Китапта язылганнар – уйдырма түгел, тарих!»

Вахит Имамов: «Китапта язылганнар – уйдырма түгел, тарих!»

Язучы, тарихчы Вахит Имамовның моннан 25 ел элек чыккан «Татарларның яшерелгән тарихы» («Запрятанная история татар») китабын экстремистик дип табуларын сорап мәхкәмәгә биргәннәр. 26нчы август көнне Казанда, иртән сәгать 9да, Югары Мәхкәмә бинасында, 12нче бүлмәдә суд булачак. Ләкин утырышны ябык режимда уздырачаклар, диләр. Язучының үзе белән әңгәмә кордык.

Read More

ФСБ Казан мәчетләрендә яңа камералар эләргә кушуын кире какты

ФСБ Казан мәчетләрендә яңа камералар эләргә кушуын кире какты

Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан идарәcе Казан мәчетләренә видеокамералар урнаштыруга катнашы булмавын белдерде. ФСБ идарәсе моның өчен Татарстан элемтә министрлыгын җаваплы итеп күрсәтә. Бу хакта “Азатлык Радиосы” хәбәр итә.

Read More

Чистай мөселманнарының куәт оешмалары тарафыннан җәзалануын фаш иткән блогер Илмир Имаев вафат

Чистай мөселманнарының куәт оешмалары тарафыннан җәзалануын фаш иткән блогер Илмир Имаев вафат

Илмир Имаев Украинада да соңгы көненә кадәр мәхкәмәләрдә мөселманнарны яклау эшендә катнашып йөрде. Бу хакта “Азатлык Радиосы” хәбәр итә.

Read More

Вахит Имамовка нигә бәйләнәләр?

Вахит Имамовка нигә бәйләнәләр?

Вахит Имамовның моннан 25 ел элек чыккан “Запрятанная история татар” дип аталган китабын мәхкәмәгә биргәннәр, 26 августта Казанда суд булачак. Әйе, фашистик Германиядәге кебек, хакимияткә һәм идарә итүче милләткә охшамаган китапларны хөкем итәләр, кара исемлеккә кертәләр, җыеп алалар һәм юк итәләр.

Read More

“Азат Идел-Урал” Камбарка казасын Кыштым фаҗигасе белән чагыштыра

“Азат Идел-Урал” Камбарка казасын Кыштым фаҗигасе белән чагыштыра

Азат Идел-Урал оешмасы хакимиятләрнең Удмуртиянең Камбарка шәһәрендә I һәм II класслы куркынычы булган калдыкларны утильләштерү корылмасы төзү планнарын тәнкыйтьләп чыкты. Бу хакта “Азатлык Радиосы” хәбәр итә.

Read More

Вахит Имамов: “Махсус куркытмакчы булалар дип уйлыйм”

Вахит Имамов: “Махсус куркытмакчы булалар дип уйлыйм”

Вахит Имамовның “Яшерелгән тарих” китабын экстремистик әсәр дип тануны сорыйлар. Имамов моны “өстән” – хакимияттән кушылу белән аңлата һәм басым башлануга ишарәли.

Вахит Имамовның XVI–XVIII гасыр аралыгында татарларның азатлык өчен көрәшен тасвирлаучы “Яшерелгән тарих” (“Запрятанная история татар”) китабы 1991 елда дөнья күргән. Барлыгы 12 телдә нәшер ителгән. Урысча варианты 1994 елда “Камаз” нәшриятында басыла. Китапны экстремистик әдәбият дип тануны Решитский фамилияле кеше сораган. Беренче утырыш 26 августта Татарстан Югары мәхкәмәсендә каралачак.

Read More