Явызлыкка һәйкәл

Явызлыкка һәйкәл

Орлов шәһәрендә Иван Грозныйга һәйкәл куюлары һәм дә Хәтер көне уңаеннан «Высшая школа экономики» югары икътисади мәктәп профессоры, Русия фәннәр академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре Евгений Анисимовның «Грозныйга һәйкәл кую – мәсхәрә» мәкаләсен кыскартылган рәвештә сезнең карамакка тәкъдим итәм.

…Орлов шәһәре хакимиятенең Иван Грозныйга һәйкәл кую инициативасы мине – Русия гражданинын һәм тарихчысын гаҗәпләндерде, хәтта шок хәленә китерде. Явыз Иванга һәйкәл кую – мәсхәрә, этик кагыйдәләрне һәм Русиянең гореф-гадәтләрен башка сыймаслык дәрәҗәдә бозу. 1850нче елны император Александр II вакытында «Русиянең 1000 еллыгы»на карата куелачак һәйкәлдә кемнәрнең исемнәре теркәлергә тиешлеге хакында зыялылар һәм патша сарае әһелләре (придворныйлар) арасында бәхәсләр кызган вакытта да, Иван Грозныйга карата фикер бер иде – Иван Грозный исеме һәйкәлдә һич кенә дә булырга тиеш түгел. Чөнки ул Русиянең бәхетсезлеге һәм хурлыгы. Мондый җирәнгеч (омерзительный) зат Русия тарихында башка бервакытта да булмады. Бу турыда хәтта самодержавие вакытында әйтелде! Үз илендә елгадай кан коюы, коточкыч репрессияләре – барысы да ничәмә-ничә меңәрләгән кешеләргә карата кылынды. Дөреслеге һич кенә дә шик тудырмаган вакыйганы исегезгә төшерәм. Боярлар Думасы башлыгы бояр Иван Петрович Федоров-Челядинга Явыз Иван нахак бәла тага: имеш, ул тәхеткә утырып, ил белән идарә итәргә тели. Аңа көчләп патша киемнәрен кидертә, тәхеткә утырта, карт кешене мыскыллый, йөрәген пычак белән кисеп ала. Мәетен тиреслеккә – урам этләренә ыргыталар.

Әмма патшага бу гына аз тоела: аның туганнарын, хезмәтчеләрен кыргыйларча юк итү башлана. Моңа шаһит булган шул заман кешесе менә ничек бәян иткән: «Шул рәвешле Иоанны үтергәннән соң, гаиләсен һәм хезмәткәрләрен үтереп бетереп, тиран атка атланган хәлдә бер ел буе үзенең җәлладлары белән Федоровның (ул бай була) утарларын, авылларын юк итеп, кешеләрен үтереп йөри. Ясак түләүчеләрен, сугышчыларын кулга алып, тиран аларны ялангач килеш читлеккә ябарга, өсләренә дарылы күкерт сибеп яндырырга боера. Шартлап, бу мескеннәрнең мәетләре һавада очалар сыман күренә. Бу күренеш тиран өчен кәеф-сафа чыганагына әйләнә. Терлекләрен, эреле-ваклы мал-туарларын, атларын да бер урынга җыйдыртып, туракларга, уктан атарга, иң кечкенә җан иясен дә тере килеш калдырмаска боера. Утарларга ут төрттертеп, игеннәрне көлгә әйләндертә. Корбаннарының хатыннарын, кызларын үзе карап торган килеш җәлладларыннан көчләтә, үтерер алдыннан ни теләсәләр шуны эшләргә рөхсәт итә. Крестьяннарның хатыннарын анадан тума чишендертә, хайван сымак урманга кудырта, анда алдан әзерләнгән засадагылар аларны газаплыйлар, тураклыйлар, үтерәләр. Менә шул рәвешле ул бөек шәхеснең гаиләсен, туганнарын, нәселен – беркемне дә калдырмыйча юк итә…»

Федоров утарларындагы вәхшилек бигрәк тә хатын-кызларга карата кылына: «Хатыннарны, кызларны анадан тума калдырдылар, кырга алып чыгып тавык кудырттылар». Үз гомерендә үз кулы белән күпме кеше газаплаганын, үтергәнен олыгайгач, Ходайның ярлыкавын өмет итеп, Явыз Иван үзе язып калдырган. Иң явыз вәхшилекләрен алар «отделать» дип атаганнар. (Федоров Иван кешеләренең 65е «отделано», тагы 12се «ручным сечением» юк ителә). Ягъни, Иван Петровичның әлеге 12 кешесенә «повезло» – яндырмаганнар, батырмаганнар, туракламаганнар, җиңелчә генә үтергәннәр.

Шушы ук «Синодик опальных»та Грозный тарафыннан 5 ел дәверендә генә дә 3,5 мең кеше, шул хисаптан үзенең якын туганнарыннан башлап, атаклы гаскәр башлыклары, чиркәү әһелләре, гади крестьяннар, җиңелгән кирмән сакчылары теркәлгән. Ерткычларча җәзалау ысулларын патша үзе уйлап чыгарган. Тере килеш казанда кайнатуларны, дары салып мичкәдә шартлатуларны, әкрен генә янган утта кешене шашлыкка әйләндерүләрне, тиреләрен салдыру, казыкка утырту, газапланып үлүчеләрнең газапларын тагын да арттырыр өчен Грозный опричниклары хатыннарын, әниләрен, кызларын көчләүләрне ләззәтләнеп карап утыра. Болар берсе дә әкият тә түгел, уйдырма да түгел, ә бик күп документларда теркәлгән һәм вакыт-вакыт үкенү хисенә бирелгәндә әйткәненнән тарихи чынбарлык. Бусы да мөһим, ул авыру да, акылдан язган кеше дә булмый. Ни кылганын бик яхшы аңлап эшли. Алланың каһәре төшүдән куркып үзенең гөнаһларын, җинаятьләрен теркәп тә явызлыгыннан туктамый. Тагын көчли, тагы үтерә башлый», – дип дәвам итә тарихчы Евгений Анисимов.

Мәгълүм ки, гомере азагында сасыдан да сасырак ис чыгарып, ул тере килеш череп үлә. Һичшиксез, Аллаһы Тәгалә Грозныйга җәһәннәм газабыннан качарга мөмкинлек бирми: соңгы минутында башын кырып, монах итәселәре була да, юк шул! Инок баш киемен явызның инде катып килүче мәетенә генә куялар. Һәм дә, һичшиксез, ул җәһәннәмдә, аның урыны шунда. Һич кенә дә Русиянең искитмәле, якты, гүзәл шәһәре мәйданында түгел», – дип тәмамлый тарих фәннәре докторы Евгений Анисимов.

Рәүф Ибраһимов, Татарстан республикасы, Аксакаллар шурасы рәисе — «Безнең гәҗит» 2019, №42 (23 октябрь)

Корреспондент