Фәүзия Бәйрәмовага Хәтер көнендә чыгышы өчен прокуратура кисәтүе ясалган

Фәүзия Бәйрәмовага Хәтер көнендә чыгышы өчен прокуратура кисәтүе ясалган

Прокуратура җәмәгать эшлеклесе һәм язучы Фәүзия Бәйрәмовага кисәтү ясаган. 4 июньдә Чаллыда мәхкәмә узачак.

Татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова узган елда Хәтер көнендә ясаган чыгышы өчен прокуратура кисәтүе алган. Моннан тыш, аны мәхкәмә көтә. Бу турыда язучы Facebook-та язды.

“Хәтер көнендә ясаган чыгышымның беренче өлешенә бүген прокуратурада кисәтү ясалды. Икенче өлеше өчен 4 июньдә Чаллыда мәхкәмә булачак” дигән Бәйрамова.

Прокуратурага чакырту булганын язучы 18 майда хәбәр иткән иде. Ул вакытта анда бармады, прокуратура вәкиленә ураза тәмамлангач һәм изоляция тәртибе узгач кына килә алам дип җавап бирде.

2019 елның 12 октябрендә Казанда Хәтер көненә багышланган чарада Фәүзия Бәйрамова “XXI гасырда милләтнең хәле 1552 елдан да куркынычрак” дип сөйләде. “Бөтен дөньяда халыклар бәйсезлек алды, коллыктан арынды. Безгә дә деколонизация сорап дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Без — оккупациядә, без — басып алынган! Шушы төрмәдән, колониядән чыгу мәсьәләсен дөнья алдына чыгарырга, үз халкыбызга да сөйләргә кирәк” дигән иде ул.

Фәүзия Бәйрәмова 2010 елда милләтара ызгыш чыгаруда гаепләнеп 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы язмалары өчен мәхкәмә аны шул ук маддә нигезендә тагын 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

Корреспондент