Рәфис Кашапов: “Әгәр телне сакламасак, безнең киләчәк юк”

Рәфис Кашапов: “Әгәр телне сакламасак, безнең киләчәк юк”

“Азат Идел-Урал” хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Рәфис Кашапов Түбән Кама прокуратурасының Татарстанның дәүләт оешмалары сайтларын татар телендә ясарга мәҗбүр түгел дигән җавабын “татар халкын мыскыл итү” дип белдерде.

Бу уңайдан Рәфис Кашапов якташларына мөрәҗәгать белән чыкты һәм Түбән Кама прокуратурасының әлеге җавабын “татар халкын кимсетү һәм мыскыл итү” дип атады.

“Татарстан президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, сез кая карыйсыз? Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары татар теленең дә, урыс теленең дә дәүләт телләре булуы турында канун чыгарды. Мин сезгә “Азат Идел-Урал” хәрәкәте оешмасы исеменнән мөрәҗәгать итәм: татар халкын һәм безнең телне саклагыз. Әгәр без телне сакламсак, киләчәгебез юк. Әгәр милләтне сакламасак, киләчәгебез юк. Хөрмәтле якташлар, Дәүләт шурасы депутатлары, сезгә мөрәҗәгать итәм: безнең телне, халыкны, динне һәм милли хокукларны саклагыз” дип язган Рәфис Кашапов.

Күптән түгел Салым оешмаларында һәм Сбербанкта хезмәтләндерү урыс телендә генә бара дип шикаять белдергән Алмаз Имамовка Түбән Кама прокуратурасы җавап биргән иде. Прокуратура фикеренчә, Татарстан дәүләт оешмалары сайтларын татар телендә ясарга мәҗбүр түгел. “Урыс телен белмәгән очракта, кешеләр оешмаларга татар телендә мөрәҗәгать итә ала, мөрәҗәгать гомум тәртиптә каралачак”, диелде җавап хатында.

Азатлык Радиосы

Корреспондент