Куштауны яклау чарасында йөзләрчә кеше катнашты

Куштауны яклау чарасында йөзләрчә кеше катнашты

Шимбә көнне Куштау шиханы тавы янында “Куштауның җанлы чылбыры” дигән чара узды. Чарада катнашырга дип республиканың төрле почмакларыннан йөзләрчә кеше килгән, дип яза “Азатлык Радиосы”.

Барлык катнашучылар кулга-кул тотынышып Куштау янында төзелде. Шул адым белән алар Куштауны яклауга әзерлеген күрсәтте.
Яклаучылар арасында Үрнәк авылы, Стәрлетамак, Салават, Ишембайдан кешеләр бар иде. Уфадан Навальный штабы һәм “Башкорт” оешмасы вәкилләре килде. Мәскәүдән килүчеләр дә күренде.

Чара азагында тауны яклаучылар өскәрәк менеп “Куштау, яшә!” дип төзелеп басты һәм фонарьлар кабызды. Акциядә уртача 700-900 кеше катнашты.

Октябрь ахырында Куштау шиханын саклап калуга чакырып уздырылган чаралар ешайды. “Башкорт” оешмасы тәкъдиме белән аның тарафдарлары Русия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә Куштауны сакларга чакырган язулар тотып фото, видеога төшеп флешмоб ясады.

30 ноябрьдә һәм 15 декабрьдә Башкортстаның Үрнәк авылында акцияләр үтте. Ялгыз пикетлар республиканың төрле район һәм авылларында да узды.

1 декабрь Уфада “Башкорт” оешмасы Куштау шиханын яклап җәмәгатьчелек җыены уздырды. Оешма активистлары шиханнарны яклауда дөнья җәмәгатьчелеге ярдәмен сорарга кирәк дип белдерде.
Элегрәк Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык юллама вакытында: “Куштау эшкәртеләчәк. Мине сындырырга тырышу, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз”, диде.

“Башкорт милли хәрәкәте” дигән Телеграм-канал: “Бүгенге чара Хәбировның бу мәсьәльәдә халыкка җиңелүен күрсәтә. Республика халкы аның янауларыннан куркмый, алар кадерлесен югалтудан курка, шуңа урамга чыгарга әзер”, дип язды.

Корреспондент