Европа оешмасы Русияне төбәк телләрен мәктәпләргә кайтарырга чакыра

Европа оешмасы Русияне төбәк телләрен мәктәпләргә кайтарырга чакыра

Европадагы FUEN оешмасы Русия һәм Татарстан мәгариф министрлыкларын “төбәкләр телләрен мәктәпләрдә мотлак укытуны” кире кайтарырга чакыра.

Европа милли азчылыклар федерал берлеге (FUEN) Русия мәгариф министрын мәктәпләрдә төбәкләр телләрен факультативка калдыруга бәйле мәсьәләне яңадан карарга чакыра. Бу хакта әлеге оешмага былтыр “Азат Идел-Урал” хәрәкәте мөрәҗәгать иткән иде.

FUEN шулай ук Татарстан Дәүләт шурасын 2017 елның 29 ноябрьдә чыгарган карарын да яңадан карап, татар телен мотлак укытылырга тиешле дәресләр исемлегенә кертергә, Татарстан мәгариф министрлыгын татар теле укытучыларын яңа белгечлекләргә өйрәтү програмын туктатырга чакыра.

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте Европа оешмасының әлеге белдерүен хуплый һәм FUEN Мәскәүнең Русия халыкларын мәҗбүри урыслаштыруын туктату өчен бөтен көчен куяр дип өметләнә.

“FUEN Русия халыклары өчен Латвиядә урысларның тел хокуклары яки Романиядә этник маҗарлар хокуклары өчен борчылган дәрәҗәдән ким борчылмас дип ышанабыз. Мәскәүдән кешеләрнең туган телләрендә белем алу хокукларын бозмауны таләп итәргә кирәк. Русия милли республикаларга басымны туктатырга һәм ассимиляция сәясәтен такмаска тиеш. Без балаларның нинди телдә укыячакларын үзебез хәл итәргә хокуклы, моның өчен безгә прокурор тикшерүләре кирәкми”, ди “Азат Идел-Урал” хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Сыресь Боляень.

2018 елның көзендә Боляень​ Европа милли азчылыклар федераль берлегенәИдел буе халыклары телләрен яклауда ярдәм сорап хат язган иде.

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте FUEN-нан “Мәгариф турындагы” канунга кертелгән үзгәрешләрне кире кагуны сорап Мәскәүгә мөрәҗәгать итүне сорады.

Күптән түгел хәрәкәт вәкилләре Европа оешмасы хатны алуны раслады, әмма җавап җибәрмәде дип белдерде һәм оешманы Кремльнең милли сәясәтенә күз йомуда гаепләде.

Элегрәк FUEN президенты Лоран Винче Брюссельдә БМОның төбәк форумында чыгыш ясап, Украинаны дүләт теле турындагы яңа канун өчен тәнкыйтьләде.

Былтыр җәй Русиядә мәгариф турында канунга үзгәрешләр кертелде. Хәзер укучылар туган телне ата-ана сайлавы белән генә өйрәнә ала. Туган телләр арасында рус теле дә бар. Республикаларның дәүләт телләре канунга кермәде. Мәктәпләрдә урыс теле сәгатьләре артты, Русиядә яшәүче, урыс булмаган халыкларның телләрен уку сәгатьләре исә нык кимеде яки бөтенләй бетте.

Формаль рәвештә Русия халыклары телләрендә белем алу тыелмый. Әмма Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә бирергә яраганлыктан, ата-аналар балаларына урыс телен күбрәк өйрәтергә тели.

Корреспондент