“Башкорт” оешмасы офисына прокуратура һәм МЧС вәкилләре тикшерү белән килгән

“Башкорт” оешмасы офисына прокуратура һәм МЧС вәкилләре тикшерү белән килгән

Активистлар хәбәр итүенчә, прокуратурага билгесез бер кеше шалтыратып, бинада “Башкорт” оешмасы җыела һәм ул экстремистлык эшчәнлеге алып бара дип хәбәр иткән.

Бу хакта “Азатлык Радиосы” хәбәр итә. 3 декабрьдә “Башкорт” иҗтимагый оешмасы офисына прокуратура һәм МЧС килгән. Гадәттән тыш хәлләр хезмәте бинаны янгын куркынычсызлыгы ягынан, ә прокуратура “экстремистлык белән шөгыльләнү” нисбәтеннән тикшерде, дип хәбәр ителә оешманың рәсми төркемендә. Тикшерү Башкортстан прокуратурасы кушуы белән башкарылган.

“Прокуратурага билгесез бер кеше шалтыратып, бу бинада “Башкорт” оешмасы җыела һәм ул экстремистлык эшчәнлеге алып бара дип хәбәр иткән. Без бу тикшерүләрне 1 декабрьдә булган Куштау шиханын эшкәртү проблемына багышланган җыелышны уздыруга бәйле дип саныйбыз. Бу җыелышка Яшьләр сәясәте лигасыннан җибәрелгән провокаторлар да килгән иде”, ди активистлар.

Алар бу тикшерүләрне “провокаторлар һәм моңа катнашы булганнарны фаш иткән өчен” үч алу дип атаган. Социаль челтәрдәге белдерүендә “Башкорт” оешмасы бу тикшерүләр турында хәбәрне мөмкин кадәр күбрәк кешегә таратуны сораган.

1 декабрь Уфада “Башкорт” оешмасы Куштау шиханын яклап җәмәгатьчелек җыены уздырды. Бер атна элек Куштауны яклап митинг уздыруга рөхсәт ала алмагач активистлар бу турыда сөйләшү өчен бер бинага җыелырга булды. Чыгышлар Куштауны саклау турында гына барды, әмма чыгыш ясаучыларга сорау бирүчеләр арасында милли мәсьәләгә кагылганнары да булды, аларның берсе низаг чыгарырга тырышучы дип залдан чыгарып җибәрелде.

Корреспондент