Башкортстанда Айрат Дилмөхәммәтов тоткарланган, өендә тентү булган

Башкортстанда Айрат Дилмөхәммәтов тоткарланган, өендә тентү булган

Расланмаган мәгълүматларга караганда, аңа карата интернетта Русиянең бөтенлеген бозуга чакырып ясаган чыгышлары өчен җинаять эше ачылган булырга мөмкин. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.

14 мартта Башкортстанда оппозиция вәкиле Айрат Дилмөхәммәтов тоткарланган. Башта аның Уфада әнисе белән яшәгән йортта тентү узган дип яза newsbash.ru. Расланмаган мәгълүматларга караганда, аңа карата интернетта Русиянең бөтенлеген бозуга чакырып ясаган чыгышлары өчен җинаять эше ачылган булырга мөмкин. Тентүләр шулай ук Дилмөхәммәтовның дусты һәм көрәштәше Всеволод Лебединский фатирында да узган диелә.

Айрат Дилмөхәммәтов белән бергә яшәүче әнисе Агиләш ханым сүзләренчә, тентү иртәнге сәгать җиденче яртыларда башланган. Фатирга битлек кигән җиде кеше кергән, алар үзләрен ФСБ вәкилләре дип таныштырган. Берничә сәгатьтән Дилмөхәммәтовны алып китәләр. Аны Крупская урамына алып киттеләр ди Агияш ханым. Бу урамда Башкорстанның федераль иминлек хезмәте идарәсе урнашкан. “Айратны интернетта апрель аенда язган чыгышы өчен җәлеп итәләр дип әйттеләр”, ди әнисе.

Айрат Дилмөхәммәтов – башкорт милли хәрәкәтенең билгеле вәкиле. 2015 елның 13 мартында Уфада өч елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ул “Ахыр заман” язмасы аша корал кулланып илнең төзелешен, Конституциясен үзгәртергә чакыруда гаепләнә. 2016 елның апрелендә “Мемориал” хокук яклау үзәге аны сәяси тоткын дип атый. 2017 елның 11 сентябрендә ул иреккә чыгарыла. Былтыр ул Башкортстан республикасы президенты вазифасына дәгъва итәргә җыенуын белдергән иде. Сүз яңа, “дүртенче республика” турында бара дип аңлатты ул. Үз чыгышларында ул татар теленә Башкортстанда урын булмаячагын ассызыклап килә. Татарларның Башкортстанда үзбилгеләнү хокукы да юк ди.​

Корреспондент