“Ачык университет”та дәресләрнең 90 процентын татарча укыту күздә тотыла

“Ачык университет”та дәресләрнең 90 процентын татарча укыту күздә тотыла

“Ачык университет” проектында укытуны 90 процент татар телендә оештыру максаты куелган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә “Ачык университет” проекты җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов әйтте.

Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, татарча сөйләүче спикерлар табуы кыен. “Кайсыдыр темалар русча булырга мөмкин, ләкин безнең принцип – 90 процент татар телендә булырга тиеш”, – диде.

Айрат Фәйзрахманов һәр дәрескә йөрергә кирәклеген искәртте. “70кә якын кеше язылган иде, ахырына кадәр 40 кеше йөрде. Тарих белән кызыксыну зур, ләкин төшеп калмас өчен, һәр дәрескә йөрергә кирәк. Бу тулы форматта уку. Я барам, я бармыйм дип булмыйм. Без “йөри алмасагыз, аннары видеодан карый аласыз” дия идек. Курс ахырында диплом эше, проектлар яздылар. Кемдер эссе язды, кемдер уен уйлап тапты”, – диде.

Дәресләрне чәршәмбе һәм шимбә көннең икенче яртысында уздыру ниятләнә. Уку бушлай. Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, монда белемгә тартылган кеше килә. Татар телендә белем алырга теләүче яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә, укытучылар да, пенсия яшендәгеләр дә бар. “Укытучылар, дистанцион форматта, видеодан карап булмасмы диделәр. Шул ихтыяҗдан чыгып, дистанцион форматка да чыктык”, – диде.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Ленария Мөслимова төбәкләрдән яшьләр дә онлайн платформага күчерү үтенече белән чыкканын әйтте.

“Проект кысаларында киләчәктә татар телендә дини белем бирү, экология темаларына да дәресләр үткәрү планлаштырыла”, – диде Айрат Фәйзрахманов.

Бу хакта тулырак: “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина

Корреспондент