{"id":459,"date":"2018-11-12T15:54:01","date_gmt":"2018-11-12T13:54:01","guid":{"rendered":"http:\/\/idel-ural.org\/?p=459"},"modified":"2019-07-28T15:54:31","modified_gmt":"2019-07-28T12:54:31","slug":"%d0%b0%d0%b7%d0%b0%d1%82-%d0%b8%d0%b4%d0%b5%d0%bb-%d1%83%d1%80%d0%b0%d0%bb-%d1%85%d3%99%d1%80%d3%99%d0%ba%d3%99%d1%82%d0%b5-%d0%b9%d0%be%d0%b1%d0%b1%d0%b8%d0%ba-%d1%84%d0%b8%d1%80%d0%ba%d0%b0","status":"publish","type":"post","link":"https:\/\/idel-ural.org\/tt\/archives\/%d0%b0%d0%b7%d0%b0%d1%82-%d0%b8%d0%b4%d0%b5%d0%bb-%d1%83%d1%80%d0%b0%d0%bb-%d1%85%d3%99%d1%80%d3%99%d0%ba%d3%99%d1%82%d0%b5-%d0%b9%d0%be%d0%b1%d0%b1%d0%b8%d0%ba-%d1%84%d0%b8%d1%80%d0%ba%d0%b0\/","title":{"rendered":"“\u0410\u0437\u0430\u0442 \u0418\u0434\u0435\u043b-\u0423\u0440\u0430\u043b” \u0445\u04d9\u0440\u04d9\u043a\u04d9\u0442\u0435 “\u0419\u043e\u0431\u0431\u0438\u043a” \u0444\u0438\u0440\u043a\u0430\u0441\u0435\u043d \u0420\u0443\u0441\u0438\u044f\u0434\u04d9\u0433\u0435 \u0444\u0438\u043d-\u0443\u0433\u044b\u0440 \u0445\u0430\u043b\u044b\u043a\u043b\u0430\u0440\u044b \u0442\u0435\u043b\u043b\u04d9\u0440\u0435\u043d \u044f\u043a\u043b\u0430\u0440\u0433\u0430 \u0447\u0430\u043a\u0440\u0430"},"content":{"rendered":"
Активист Боляень Сыресь Маҗарстаннан читтә яшәүче маҗарларны\nгына түгел, башка фин-угыр халыклары телләрен дә яклауны сорый.<\/p>\n\n\n\n
“Азат Идел-Урал” иҗтимагый хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Боляень Сыресь Маҗарстандагы милләтчел “Йоббик” фиркасенә Русиядә фин-угыр халыклары телләрен яклауны сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Idel.Реалии”<\/a> яза.<\/p>\n\n\n\n\n\n\n\n Активист сүзләренчә, Идел-Урал өчен соңгы ел аеруча авыр булды.\nӘлеге төбәк халкы үз республикаларының дәүләт телләрен мотлак укыту мөмкинлеген\nюгалтты.<\/p>\n\n\n\n “Күпсанлы митинглар һәм пикетларга, мөрәҗәгатьләргә һәм\nбелдерүләргә карамастан, Мәскәү республикаларда халыкны мыскыл итүче гамәл кертте:\nмари яки эрзя телен өйрәнер өчен махсус гариза язарга, ә кайчак мәктәп җитәкчелегенә\nбалага туган тел укытуларын таләп итеп басым ясарга кирәк”, ди Сыресь.<\/p>\n\n\n\n Аның фикеренчә, фин-угыр һәм төрки телләр “урыслаштыру басымы\nастында үз позицияләрен тагын югалта”.<\/p>\n\n\n\n Ул телләрне һәм мәдәниятләрне юк итүдән халыкара басым гына коткара\nала дип саный. Шуңа күрә “Азат Идел-Урал” маҗарларның мәнфәгатьләрен Маҗарстанда\nгына түгел, аннан читтә дә яклаучы “Йоббик” фиркасенә мөрәҗәгать иткән.\nИдел-Урал төбәгендә яшәүче эрзя, мукшы, мари һәм удмуртлар маҗарларга телләре һәм\nмәдәнияләре белән якын ди активист.<\/p>\n\n\n\n “Азат Идел-Урал” хәрәкәтендә “шудый авыр\nвакытта маҗар ватанпәрвәрләре ярдәм сорау тавышын ишетер” дип өметләнәләр.<\/p>\n\n\n\n Кайбер матбугат чаралары “Йоббик” фиркасе Русиядән\nдә финанслана дип язган иде. Әмма фирка вәкилләре әлеге гаепләүләрне кире кага.<\/p>\n\n\n\n “Йоббик” Маҗарстан премьер-министры Виктор\nОрбаннан Украинада маҗарларны яклауны таләп итте. Фирка вәкилләре фикеренчә, Украинада\n“Мәгариф турындагы” яңа канун нигезендә маҗар теле мәктәпләрдә һәм югары\nуку йортларында тулысынча юк ителергә мөмкин.<\/p>\n\n\n\n Моңа кадәр “Азат Идел-Урал” хәрәкәте Идел буе халыклары телләрен яклауда ярдәм сорап милли азчылыклары федералистик берлегенә (FUEN) мөрәҗәгать иткән иде<\/a>.<\/p>\n\n\n\n “Азат Идел-Урал” хәрәкәте оешу турында 2018 елның март аенда игълан ителде. Аңа нигез салучылар арасында татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, хәзер Британиядә сыену сораучы элекке сәяси тоткын Рәфис Кашапов, “Эрзянь Вал” җәмгыяте җитәкчесе Сыресь Боляень һәм шул оешма вәкиле Ростислав Мартынюк бар. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларының милли телләрен яклап даими чаралар уздырып килә.<\/p>\n\n\n\n