{"id":342,"date":"2018-09-17T23:23:17","date_gmt":"2018-09-17T20:23:17","guid":{"rendered":"http:\/\/idel-ural.org\/?p=342"},"modified":"2019-07-27T23:23:45","modified_gmt":"2019-07-27T20:23:45","slug":"%d0%b0%d0%b7%d0%b0%d1%82-%d0%b8%d0%b4%d0%b5%d0%bb-%d1%83%d1%80%d0%b0%d0%bb-%d1%85%d3%99%d1%80%d3%99%d0%ba%d3%99%d1%82%d0%b5-%d1%82%d0%b0%d1%82%d0%b0%d1%80%d1%81%d1%82%d0%b0%d0%bd-%d0%bc%d3%99","status":"publish","type":"post","link":"https:\/\/idel-ural.org\/tt\/archives\/%d0%b0%d0%b7%d0%b0%d1%82-%d0%b8%d0%b4%d0%b5%d0%bb-%d1%83%d1%80%d0%b0%d0%bb-%d1%85%d3%99%d1%80%d3%99%d0%ba%d3%99%d1%82%d0%b5-%d1%82%d0%b0%d1%82%d0%b0%d1%80%d1%81%d1%82%d0%b0%d0%bd-%d0%bc%d3%99\/","title":{"rendered":"“\u0410\u0437\u0430\u0442 \u0418\u0434\u0435\u043b-\u0423\u0440\u0430\u043b” \u0445\u04d9\u0440\u04d9\u043a\u04d9\u0442\u0435 \u0422\u0430\u0442\u0430\u0440\u0441\u0442\u0430\u043d \u043c\u04d9\u0434\u04d9\u043d\u0438\u044f\u0442 \u043c\u0438\u043d\u0438\u0441\u0442\u0440\u043b\u044b\u0433\u044b\u043d\u043d\u0430\u043d \u043a\u04e9\u043d\u0431\u0430\u0442\u044b\u0448 \u0444\u0438\u043b\u044c\u043c\u043d\u0430\u0440\u044b\u043d \u0442\u0430\u0442\u0430\u0440\u0447\u0430\u0433\u0430 \u0442\u04d9\u0440\u0497\u0435\u043c\u04d9 \u0438\u0442\u04af\u043d\u0435 \u0441\u043e\u0440\u044b\u0439"},"content":{"rendered":"
“Азат Идел-Урал” хәрәкәте татар теленең кулланышын\nкиңәйтү тәкъдимнәре белән Татарстанның мәдәният министрына мөрәҗәгать итте.\nАктивистлар көнбатыш фильмнарын татарчага тәрҗемә итәргә кирәк дип саный.<\/p>\n\n\n\n\n\n\n\n
“Азат Идел-Урал” активистлары Татарстанның мәдәният\nминистрлыгына популяр көнбатыш фильмнарын татарчага тәрҗемә итү тәкъдиме белән чыкты.<\/p>\n\n\n\n
“Билгеле булганча, татар яшьләре үз ата-аналары кадәр дә\nтатарча белми. Яшь буын китаплар аз укый, театрга сирәк йөри, күпчелек вакыт компьютер\nяки телевизор каршында уздыра. Бу безнең республикага гына түгел, бөтен дөньяга\nхас күренеш.<\/p>\n\n\n\n
Чит ил кинолары безнең республикада бары тик рус теленә тәрҗемә\nителә. Татар телле тамашачының чит ил фильмнарын туган телдә карау мөмкинлеге юк.\nТамашачының сайлау мөмкинлеге юк. Кинотеатрга билет алучы фильмны бары тик рус телендә\nкарый ала. Телевидениедә дә хәлләр моннан яхшырак түгел.<\/p>\n\n\n\n
Каналларның берсендә дә һоливуд кинолары татар телендә күрсәтелми.\nРеспублика каналларындагы “Татар халык җырлары”, “Халкым минем…” тапшырулары яшьләргә\nкызык түгел. Бу вазгыятьтә яшьләрнең татарча сөйләшүе тагын да кими”, дип яза\nхат авторлары.<\/p>\n\n\n\n
Алар министр Ирада Әюповадан “Светлячок” (2002),\n“Побег” (2005), “Во все тяжкие” (2008), “Шерлок”\n(2010), “Карточный домик” (2013), “Хроники Шаннары” (2016) һәм\nбашка шундый сериалларны татар теленә тәрҗемә итеп күрсәтү мөмкинлеген тикшерүне\nсорый. Әзер продуктны республика каналларында гына түгел, интернетта да таратып\nбулыр иде дип саный алар. Активистлар фикеренчә, әлеге эш татар теленә яшьләрне\nдә тартыр иде.<\/p>\n\n\n\n
Мөрәҗәгать авторлары шулай ук Әюповага көнбатыш сериалларын ясаучылар\nбелән сөйләшүләр булдымы, Татарстан мәдәният министрлыгы чит ил киноларын дәүләт\nтеле булган татар теленә тәрҗемә итү өчен чаралар күрәме дигән сораулар да куя.<\/p>\n\n\n\n
Дөньяда танылган сериаллар, кинофильм һәм мультфильмнарны татарчага\nтәрҗемә итү турында тәкъдимнәр күптән яңгырый. Былтыр чит ил фильмнарын һәм сериалларын\nкүп тавышлы итеп татарчага тәрҗемә итергә алынган “Беренче\nstudio” тәкъдим ителде<\/a>. Ул “Тәхетләр уены” сериалын тәрҗемә\nитте. Әмма әлеге студиянең рәсми төркеме былтырдан бирле яңартылмый.<\/p>\n