Югары Рада Русиянең асаба халыкларын яклау турында карар кабул итте

Югары Рада Русиянең асаба халыкларын яклау турында карар кабул итте

Украина Русиянең асаба халыкларын Мәскәү басымыннан яклауны сорап халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итәргә җыена. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.

Украина Югары Радасы Русиядә асаба халыкларның хокукларын бозуны хөкем итү максатында халыкара оешмаларга һәм төрле илләрнең парламентларына мөрәҗәгать җибәрү турында карарны хуплады.

Бу хакта үзенең Facebook сәхифәсендә Югары раданың Тышкы эшләр комитеты рәисе Һанна Һопко хәбәр итте.

Мөрәҗәгатьтә кырымтатарларны яклау һәм “басып алынган җирләрне азат итү” генә түгел, “Русиянең илдәге асаба халыкларның хокукларын бозуын” хөкем итү мәсьәләсе дә күтәрелә.

Текстта Русиянең хөкем ителергә тиешле конкрет гамәлләре телгә алына. Сүз “Азатлык” татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамовны, “Башкорт” хәрәкәте лидеры Фаил Алчыновны эзәрлекләү, асаба халыкларның дини оешмалары эшенә тыкшыну, ягъни мари традицион диненең изге китапларын экстремистик дип тану турында бара.

Документ авторлары шулай Русия мәктәпләреннән республикаларның дәүләт телләрен укытуны төшереп калдыручы мәгариф канунын да телгә ала.

Моннан тыш, мөрәҗәгатьтә асаба халыкларның мәнфәгатьләрен яклаучы фиркаләр булдыруны тыюны, үзләре яшәгән җирләрдәге табигый байлыкларны файдалану хокукын санламауны да хөкем итәргә кирәк диелә.

Документта Русиядә активистлар үзләренең фикерләре өчен репрессияләргә дучар булалар дип тә белдерелә. Мисал буларак татар милли хәрәкәт вәкилләре Рәфис Кашапов, Фәүзия Бәйрәмованы эзәрлекләүләр китерелә.

Вазгыятьне үзгәртү өчен, халыкара оешмалар Русиягә басым ясарга чакырыла.

Проект инициативасы белән 19 депутат чыккан иде. Алар, “Оппозиция блогы”ннан тыш, Югары Раданың барлык фракция вәкилләре.

Былтыр декабрьдә Украина Югары радасында Русиядә асаба халыкларны яклауга багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе узган иде. Анда “Азат Идел-Урал” платформасы активистлары һәм Русия халыклары вәкилләре катнашты. Бу сөйләшүне уздыру башлангычы белән Югары Раданың Тышкы эшләр комитеты рәисе Һанна Һопко чыкты.

Корреспондент