Чаллы татар активистлары ана телен яклап Русия Конституция мәхкәмәсенә шикаять юллады

Чаллы татар активистлары ана телен яклап Русия Конституция мәхкәмәсенә шикаять юллады

Чаллы татар милли хәрәкәтенең берничә активисты Русия Конституция мәхкәмәсенә шикаять юллады. Анда татар теленә һөҗүмнең дәвам итүе, милләтләрнең конституцион хокуклары кысылганда әлеге мәхкәмәнең битараф калуы турында языла.

Чаллыда Татар телен яклау комитеты рәисе Мөнир Ситдыйков, бу комитет әгъзасы һәм Чаллы “Азатлык” яшләре берлеге җитәкчесе Илмир Салих, җәмәгать эшлеклесе Фаик Таҗиев Русия Югары мәхкәмәсенә һәм генерал прокурорга да яңа шикаять һәм мөрәҗәгатьләр әзерләү, аның эчтәлеге турында фикер алышу уздырды.

Мөнир Ситдыйков “Татар телен яклау комитеты”ның инде моңарчы да ана телен яклап Татарстан һәм Русия министрлыкларына, хокукчыларына, аерым түрәләргә шикаятьләр һәм мөрәҗәгаьтләр юлланганын, әмма бары коры җавап кына алуларын искәртеп китте. Әйтүенчә, Русия мәгариф министрлыгына моннан бер ел чамасы элек юллаган шикаятьтә мәгариф министрлыгы кабул иткән кануннарның, нигезләмә-боерыкларның Русия Конституциясенә туры килмәвен белдергәннәр, балаларны конституциягә туры китереп укыту шартларын булдыруны таләп иткәннәр. Әмма Русия мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре Татар телен яклау комитетына “мәгариф турында кабул ителгән бар кануннар да, мәктәпләрдә укытулар да Конституциягә туры килә”, дигән җавап җибәргән.

Ситдыйков 1991 елда кабул ителгән “Русия халыклары телләре турындагы канун” нигезләрендә ватандашларның туган телдә белем алулары гарантияләнә дип басым ясалуына тукталды. Ә инде мәгариф турында бүгенгә кабул ителгән кануннар нигезендә, Русиядә белем бирүләрнең фәкать Русия федерациясе дәүләт телендә генә алып барылуы турында сүз бара икән. Ә Русия федерациясендә төп тел, дәүләт теле булып урыс теле торуын, татарлар гасырлар буе шуны күреп, шуннан җәфалар чигеп яшәвен җиткерде Татар телен яклау комитеты рәисе.

“1991 ел һәм 2019 елга мәгариф өлкәсендә кабул ителгән Русия кануннарының аермасы җир белән күк арасы. Кайсыдыр елларга кадәр безнең балалар Русия Конституциясе кысаларында ана телендә укый алдылар. Әмма, соңгы дистә елда дияргә кирәк, мәгариф кануннарына үзгәрешләр кертә-кертә, татарча укыган балаларны урысча укыту, урысча имтиханнар бирү дәрәҗәсенә генә җиттек”, диде Мөнир Ситдыйков һәм Татарстан, Русия конституцияләрендә әлегә кадәр белем бирүнең милли телләрдә алып барылуы гарантияләнү хакында язылуын әйтте. Мәсәлән, 2012 елдагы 273 санлы мәгариф канунында “Русия федерациясендә белем алуның Русия дәүләте телендә алып барылуы гарантияләнә”, диелә. Шушы “гарантия”не Мөнир Ситдыйков болай бәяли: “Димәк, безгә урыс халкы телендә генә белем алу шартлары куела. Шушы канунда ук милли телләрдә дә белем бирү турында языла. “В пределах возможности в системе образования”, ягни, мәгариф системында ана телендә укыту мөмкинлеге булганда гына тәэмин ителә ди Русия кануны. Димәк, татар телендә укыту мөмкинлеге булганда гына, татарча укыта аласың. Ул мөмкинлек ничек, нәрсә белән үлчәнә, Русия мәгариф министрлыгы кануннарында бу хакта язылмый.”

Мөнир Ситдыйков фикер алышу барышында милли телләрдә белем бирүнең Русия мәгарифендә гомумән каралмавын әйтеп, ана телендә белем бирү хокукының юкка чыгуын, шуның белән Русия Конституциясенең тупас бозылуын тасвирлаган мөрәҗәгатькә тулы җавап алынмавына да борчылу белдерде. Русия мәгариф министрлыгыннан милли телләрдә укыту мөмкинлегенең “шул кадәр генә” булуын искәртеп, ана телендә белем бирүне торгызуны таләп итеп, Татар телен яклау комитеты 15 октябрьдә Русия Конституция мәхкәмәсенә шикаять юллады. Әлегә җавап юк.

Милли телләр хакында Конституция маддәләренең санга сугылмавы, аларны Русия мәгарифе системында гомумән танымаулары, санга сукмаулары турында әлеге комитет Русия Югары мәхкәмәсенә, Русия генерал прокуроры Юрий Чайка исеменә дә шикаятьләр юллады.

“Бүгенге көндә татар телендә, башка милли телләрдә укытуны тыйдылар. Әмма бу тыюлар Русия Конституциясендә күрсәтелгән, ана телендә белем бирү турындагы хокукларга нык каршы килә”, диде фикер алышуда катнашучылар.

Татарстанда РоСТ оешмасы барлыкка килгән иде. Әлеге оешма мәктәпләрдә татар телен укытмау максатында төрле каршылык чаралары оештыруы белән билгеле.

“Без РоСТның Татарстандагы гамәлләрен Татарстан прокуратурасына шикаять иттек. Ләкин аннан тулы җавап ала алмадык. Татарстан прокуратурасы, тикшерү комитеты татар телендә укыту турындагы дәгъваларны гомумән кабул итмәде һәм чаралар күрмәде, нәтиҗәләр булмагач, Татарстан прокуратурасы эшләмәгәч, югарырак, Мәскәүгә мөрәҗәгат итәргә булдык . Үзебезне тиешле дәрәҗәдә яклый ала торган хокукчылар булмагач, РоСтчылар өстенлек алырга мөмкин”, ди Илмир Салих.

Илмир Салих
Илмир Салих

Татар телен укытуны кысулар мәсьәләсендә Фаик Таҗиев әлеге проблемның тамырына карап нәтиҗә ясарга чакырды.

“Путинның 2017 елның 20 июлендә, Мари Иле башкаласында милли телләр турында әйткән сүзләрендә бик күп мәгънә бар. Путин чыгышында урыс теленең өстенлеге, аның бердәнбер булуы әйтелде. Шул ук вакытта Русиядә һәр милләтнең үз теле, үз рухы бар. Һәр милләтнең теле аның рухын билгели. Ә урыс теле татар рухын беркайчан да билгели дә, чагылдыра да алмый”, диде саный Фаик Таҗиев.

Азатлык Радиосы

Корреспондент