Чабаксарда Явыз Иванга һәйкәл куелды

Чабаксарда Явыз Иванга һәйкәл куелды

Чабаксарның чуаш шагыйре Константин Иванов исемендәге бакчасында Явыз Иванга һәйкәл куйдылар. Урыс патшасының сыны ярты метр зурлыкта һәм ул пыяла тартма эченә урнаштырылган.

Бу хакта “Азатлык Радиосы” хәбәр итә. Чуашстан башкаласында шәһәр түрәләре 26 декабрдә Явыз Иванга һәйкәл ачты. Урыс патшасының һәйкәле элек Чабаксар кирмәне булган җирдә, чуаш шагыйре Константин Иванов исемендәге скверда куелды.

Һәйкәлне ачу тантанасында шәһәр идарәсе башлыгы Алексей Ладыков, аның урынбасары Алла Салаева, Чабаксар һәм Чуашстан митрополиты Варнава, Чуашстан дәүләт университеты тарих факультеты деканы Олег Широков катнашкан. Декан сүзләренчә, һәйкәлне Чабаксарда кую гадел була, чөнки 1555 елда монда урыс патшасы боерыгы белән кирмән салынган.

“Явыз Иван бөек империягә нигез салучы, ул Мәскәү дәүләтен Көнчыгышка таба киңәйтте” дип чыгыш ясаган Широков.

Чабаксарда Явыз Иванга һәйкәл ачу турында медиалар хәбәр итмәде, шәһәр идарәсе сайтында да мәгълүмат булмады.

Быел Чуашстанның дәүләт гуманитар фәннән институты галимнәре, Чуаш милли конгрессы аксакаллары Явыз Иванга һәйкәл куюга каршы чыккан иде. Алар урыс патшасының чуашларга бернинди дә катнашы булмавын әйтте.

Шушы көннәрдә коммунистлар КПРФның республика комитеты бинасында Сталинның барельефын урнаштырган иде.
Декабрьдә Әстерхан шәһәре идарәсе шәһәрдә Явыз Иванга һәйкәл кую турында халык фикерен сораштыру башлады.

Корреспондент