Халыклар бердәмлеге көнендә Мәскәүгә “асаба халыкларга карата алып барылган урыс шовинизмын искә төшерәчәкләр”

Халыклар бердәмлеге көнендә Мәскәүгә “асаба халыкларга карата алып барылган урыс шовинизмын искә төшерәчәкләр”

4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көнендә асаба халыклар оешмалары вәкилләре Көнбатышның кайбер илләрендәге Русиянең дипломатик оешмалары каршына пикетка чыгачак.

Милли активистлар “Урыс шовинизмы көне” акциясен уздыруны планлаштыра. Чараны оештыручылар шушы юл белән Русия тарафыннан урыс булмаган халыкларга карата алып барылган шовинистик милли сәясәткә игътибар юнәлтмәкче.

Альберт Разинның үз-үзен яндыруы, Рамил Шәмсетдинов белән бәйле килеп туган фаҗигадән соң ниндидер уйдырма “халыклар бердәмлеге” көнен уздыру ул оятсызлык. Русия Федерациясендә ачыктан-ачык шовинистик милли сәясәт тормышка ашырыла. Хәтта “Халыклар бердәмлеге көне” дә ачыктан-ачык шовинистик милли сәясәт. Чөнки бу көн Мәскәүне поляклардан азат итүгә генә түгел, ә Казан Изге ана иконасы көне буларак та билгеләнә”, ди “Азат Идел-Урал” иҗтимагый хәрәкәт оештыручыларның берсе Рәфис Кашапов.

Акцияне оештыручылар Русия хакимиятеннән төбәкләрдәге барлык вәкилләргә һәм барлык халыкларга тигез мөнәсәбәт булуны гына түгел, ә Байкал артында туган хәлнең сәбәпләрен тикшерү өчен Русия саклану министрлыгы каршында бәйсез тикшерү комиссиясег булдыруны да таләп итәчәк. Активистлар бу комиссиягә Русия солдат аналары комитеты берлеге, ПАСЕның юридик һәм кеше хокуклары мәсьәләсе комиссиясе, Русия асаба халыклар оешмалары вәкилләре дә керергә тиеш дип саный.

Оештыручылар инде Русиянең Украина, Финляндия, АКШ һәм Польша илчелекләрендә пикетлар уздырачагын белдерә.

Азатлык Радиосы

Корреспондент