Украина Татарстан оешмаларына карата чикләүләр кертте

Украина Татарстан оешмаларына карата чикләүләр кертте

Исемлеккә республикадагы ширкәтләр белән беррәттән Татарстан фәннәр академиясе дә кергән.

Украина президенты Владимир Зеленский кайбер оешмаларга каршы чикләүләр турында фәрманга кул куйган. Исемлеккә Татарстандагы берничә оешма да кергән. Фәрман Украина президенты порталында дөнья күргән.

Чикләүләр “Казан оптика-механика корылмасы” ширкәтенә һәм Казанның Липатов урамында урнашкан “Швабе-технология лабораториясе” акционерлык җәмгыятенә карата кертелгән. Шулай ук Татарстан Республикасы фәннәр академиясе һәм “Нижнекамскнефтехим” ширкәте дә чикләүләр исемлегенә эләккән.

Фәрманда әйтелгәнчә, әлеге оешмаларның активлары томаланачак, сәүдә гамәлләре чикләнә, аларга капиталны Украинадан читкә чыгару тыела, икътисади һәм финанс бурычларын үтәү вакытлыча туктатыла, лицензия һәм бүтән төр рөхсәт документлары гамәлдән чыгарыла яки туктатыла. Чикләүләр кысаларында мәдәни алмашулар, фән өлкәсендә хезмәттәшлек, мәгариф һәм спорт ягыннан багланышлар да бетерелә.

Украина президенты кул куйган фәрманда Русия, Кырым, Украина һәм башка илләрдән 235 оешма телгә алына.

Азатлык Радиосы

Корреспондент