Украина депутаты Канада министрына “Путин режимының Идел-Урал халыкларына басымы” турында сөйләгән

Украина депутаты Канада министрына “Путин режимының Идел-Урал халыкларына басымы” турында сөйләгән

Украина депутаты Һанна Һопко Канада тышкы эшләр министрына Идел буе халыкларының хәле турында материал кергән журнал тапшырган. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.

Торонтода Украинага багышланган конференциядә чыгыш ясап, Югары Раданың тышкы эшләр комитеты рәисе Һанна Һопко Канада тышкы эшләр министры Христиа Фриландка “Black sea security” журналы тапшырган. Анда президент Владимир Путин режимының Идел буе һәм Урал республикаларына һәм халыкларына басым турында язылган” дип искәртте Һопко.

“Идел-Урал республикалары Путин режимы басымы астында яши. Украина Радасы майда Русиянең асаба халыкларына теләктәшлек белдереп махсус карар кабул итте. Бу әлеге төбәкләрне Путин репрессиясеннән котылдыруга безнең өлешебез. Шулай итеп, без сезнең кеше хокуклары яклау эшенә кушылабыз”, дигән Һопко Канада министрына.

Һопко журналда язылган сәяси тоткыннар мәсьәләсе һәм башка проблемнар Канада лидерлары авызыннан катырак яңгырар һәм бу әлеге проблемны чишәргә ярдәм итәр дип ышана.

Быел май аенда Украина Югары Радасы Русиядә асаба халыкларның хокукларын бозуны хөкем итү максатында халыкара оешмаларга һәм төрле илләрнең парламентларына мөрәҗәгать җибәрү турында карарны хуплады.

Проект инициативасы белән 19 депутат чыккан иде. Алар, “Оппозиция блогы”ннан тыш, Югары Раданың барлык фракция вәкилләре.

Моңа кадәр былтыр декабрьдә Украина Югары Радасында Русиядә асаба халыкларны яклауга багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе узган иде. Анда “Азат Идел-Урал” платформасы активистлары һәм Русия халыклары вәкилләре катнашты. Бу сөйләшүне уздыру башлангычы белән Югары Раданың тышкы эшләр комитеты рәисе Һанна Һопко чыкты.

Корреспондент