Удмурт теленең хәлен Европа Шурасы Парламент Ассамблеясында карарга мөмкин

Удмурт теленең хәлен Европа Шурасы Парламент Ассамблеясында карарга мөмкин

Эрзя халкының Инязоры Сыресь Боляень Европа Шурасы Парламент Ассамблеясында (инглизчә – PACE) утырган Украина делегацияның рәисенә, Украина дәүләтенең халык депутатына Елизавета Яськога мөрәҗәгать итте.

Үзенең хатында эрзя халкының баш рәисе Россия Федерациясында яшәгән фин-угыр халыкларының хокукларын саклау темасын PACE-ның фикер алышуына чыгарырга сорады.

Сыресь Боляень Украинаның сәятчесенә-политигына Удмуртия Республикасының атказанган фән эшлеклесе Альберт Разинның үз-үзен утта яндыруы турында сөйләде. Удмурт галим шундый каты ысулы белән удмурт халкының нинди һәлакәт хәлдә булуына игътибар итәргә теләгән.

Эрзя халкының баш рәисе Елизавета Яськоны “Россия Федерациясында яшәгән фин-угыр халыкларын һәм кешенең төп, иң әһәмиятле хокукларын саклау өчен үз югары дәрәҗәсен кулланырга” сорады.

Шуның өстенә, Инязор шундый проблемаларны тәкъдим итте:

  1. Альберт Разинның шундый куркыныч протест формасына күчәргә мәҗбүр булган хәлләрен тикшерүне Хокук мәсьәләләре һәм кеше хокуклары буенча PACE-ның комитетына тапшырырга.
  2. Шул мониторинг нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясының милли сәясәтенә; кеше хокукларын саклавына, һәм шул исәптән үз төп җирендә яшәгән фин-угыр халыкларының туган телләрендә белем алуын хокукларын саклавына бәя куярга.

“Россияның хакимияте тизрәк Разинның үз-үзен утта яндыруы турында онытырга омтыла. Аның сәяси манифестациясы, аның удмуртлар русификациясына халык алдында каршылык күрсәтүе – ул бит Мәскәү өчен бик авыр тема. Разин үз-үзен кайгыртучанлык өчен яндырмаган бит. Ул үзенең үлеме белән безгә, фин-угыр халыкларына үзебезнең бик авыр хәлебезгә игътибар юнәлтергә ярдәм итте. Мин PACE-дагы Эстоянияның делегациясына мөрәҗәгать иткән идем. Кызганычка каршы, бернинди дә җавап килмәде. Хәзер Украинадан реакцияга ирешергә тырышам” – дип эрзя халкының Инязоры Елизавета Яськога җибәрелгән үз мөрәҗәгатенә аңлатма бирә.

Хәтергә төшерсәк, 2019-нчы елның сентябрь аенда Сыресь Боляень шундый ук мөрәҗәгатьле сорау Эстония делегацияның PACE депутатына Ээрик-Нийлес Кросска җибәргән иде, ләкин бернинди дә җавап алмаган.

Корреспондент

1 comment so far

Ринат Хафиз Posted on22:15 - 26.01.2020

Килешэм чыгушылар белән!