Татарстанда 1200 татар теле укытучысы башка фәннәрне укытуга күчерелгән

Татарстанда 1200 татар теле укытучысы башка фәннәрне укытуга күчерелгән

Алар бүген башка фәннәрне укыта, “берсе дә эшсез калмаган” ди Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов дүшәмбе Дәүләт шурасы утырышында мәгариф програмнарын үстерү турында хисап тотты. Ул республикада укыту биш телдә – татар, урыс, чуаш, удмурт һәм мари телләрендә алып барыла дип белдерде. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.

2018 елда 1200дән артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы, уку планнарына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, башка белгечлекләр үзләштерде диде Борһанов.

Татар теленең атнага ничә сәгать калганы турында миинистр бер сүз дә әйтмәде. Ул бары тик бүгенге көндә “бөтен укытучылар да республика мәктәпләрендә эшкә урнаштырылды”, дип чикләнде.

Шул ук вакытта Борһанов бүген “һәркем өчен татар телен өйрәнү мөмкинлеге бар” дип саный. Мисал өчен, ул “чикләнмәгән санда укучылар кабул итүче” “Ана теле” татар теленә читтән торып өйрәнү проектын атады.

Былтыр Русиядә мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертелеп, туган телләр мәктәпләрдә ихтыярига калганнан соң, күп кенә укытучылар башка белгечлекләргә яңадан укырга мәҗбүр булды. Алар хәзер урыс теле һәм әдәбияты, тарих, рәсем дәресләре укыта, балалар бакчаларында, башлангыч сыйныфларда эшли.

Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов белдерүенчә, Казанда башка белгечлеккә 400дән артык татар теле укытучысы укыган.

Корреспондент