“Сөргендәге татар хөкүмәте” татарларны Русия гаскәрен бойкот итәргә чакыра

“Сөргендәге татар хөкүмәте” татарларны Русия гаскәрен бойкот итәргә чакыра

Мондый белдерү ясарга Рамил Шәмсетдинов белән килеп туган хәл этәргән.

“Сөргендәге татар хөкүмәте” татарларны Русия гаскәрендә хезмәт итүне бойкот итәргә чакыра. Бу хакта Idel.Реалиига әлеге хөкүмәтнең премьер-министры урынбасары дип билгеләнгән Рәфис Кашапов әйтте. Элегрәк бу белдерү аның Facebook битендә язып чыкты.

Мондый белдерү ясарга Рамил Шәмсетдинов белән килеп туган хәл этәргән. 25 октябрь кичендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектәге каравыл алышынганда хәрби хезмәткәр Рамил Шәмсетдинов сигез кешене атып үтерде. Ике кеше җәрәхәтләр алды. Рамил сак астына алынды. Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка биргән әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте.

Интернетта Рамил Шәмсетдиновны яклап петиция барлыкка килде. Бүгенге көндә аны 20 меңгә якын кеше имзалаган.


Счёт Сбербанка
2202 2003 9580 0640
Шамсутдинов Салимчан Тимербаевич


Элегрәк “сөргендәге татар хөкүмәте” Русия оппозициясен Идел-Урал республикаларының бәйсезлеген танырга чакырды, аңа кадәр кайбер илләр җитәкчеләренә, шул исәптән АКШ президенты Дональд Трампка Русия халыкларын дәүләтнең этноцид сәясәтеннән яклауны сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Милли мәҗлес тарафыннан “сөргендәге татар хөкүмәте” корылтайда 2008 елда оештырылды. Аны АКШта яшәүче Вил Мирзаянов җитәкләде. Мирзаянов Рәфис һәм Нәфис Кашаповларны “сөргендәге татар хөкүмәте премьер-министр урынбасары итеп билгеләде.

Корреспондент