Рәфис Кашапов: “Русия сәяси кырында тирес булу язмышына беркайчан да ризалашмаячакмын”

Рәфис Кашапов: “Русия сәяси кырында тирес булу язмышына беркайчан да ризалашмаячакмын”

Татарстан Мәскәү өчен ягулык салу колонкасы, ә татарлар урыс милләтенең ашламасы булуын әле дә татарларның барысы да танырга әзер түгел. Бу хакта “Азат Идел-Урал” хәрәкәтен оештыручыларның берсе Рәфис Кашапов Татарстан суверенитеты турында декларация кабул итүнең 28 еллыгы уңаеннан ясаган мөрәҗәгатьтә языла.

“30 август татарлар өчен мөһим көн булып кала. Алар өчен ул гаилә белән бәйрәм итү, төрле күңел ачу чараларында катнашу, киләчәкне искә алу, үзеңне татар халкының бер кыйпылчыгы, татарстанлы итеп хис итү мөмкинлеге. Башкалар өчен бу хаталарны төзәтү көне.

Үз-үзеңә анализ ясау бик авыр һәм җанга тия торган процесс булып кала. Үз хаталарыңны танып аларны төзәтергә тырышу бары тик көчле шәхесләр һәм оешкан җәмгыятьләргә генә хас” диелә мөрәҗәгатьтә.

Анда язылганча, 1990-1994 елларда азатлык яки тутырма арасында сайлаганда Татарстан җитәкчелеге икенчесенә өстенлек бирде.

“Озак еллар Шәймиев һәм Миңнеханов без радикаллар провокациясенә бирелмәдек, без бәйсезлектән баш тарттык, әмма безнең үзгә статус, федераль үзәк белән эксклюзив шартнамә, мәктәпләрдә мотлак булган дәүләт телебез һәм башкалар бар дип безне тынычландырып килде. Бүген әлеге “тутырма”дан киселгән койрык – Татарстан президенты атамасы гына калды. Анысын да Мәскәү мәчесе 2020 елда кабып йотачагы инде аңлашыла.

Тутырма белән азатлык арасында тутырманы сайлаган халык анысыннан да монысыннан да ваз кичәчәк. Татарларның күккә караулары була, аларны инде шунда ук дөньяның барлык хәшәрәтләре белән куркыта башлыйлар. Имеш, азатлык һәм ирек ул сезнең өчен түгел, сезнең язмыш – Мәскәү ягулык салу колонкасындагы гомерлек һәм тук коллык”, диелә анда.

Идел-Урал хәрәкәте бүгенге хәл авыр, әмма татар халкы өчен өметсез түгел дип саный. Аллаһның татарларга ватанны һәм аның байлыгын Украина белән Сүриядәге Русия сугышларын түләү өчен нефть чыгару өчен генә бирмәве турында да язылган анда.

“Безнең язмышыбыз Русия сәяси кырында тирес булу белән беркайчан ризалашмаячакмын. Башкортлар, марилар, чуашлар, удмуртлар, эрзя һәм мукшыларга да андый тормыш теләмим. Без азатлыкка лаек, әмма аңа сүз белән генә ирешеп булмый. Даими коллык, ассимиляция һәм мыскыллаулардан арыну өчен төрле сынауларга әзер булу кирәк. Азатлык өчен сатулашу, хуҗаны безнең милли һәм дини хокукларны тануга күндерү мөмкин түгел.

Барлык татарларны, Казанны яклап шәһит булганнарның нәселен дәвам иткән һәркемне йөрәкләреннән коллыкны чыгарып атырга, Мәскәү алдындагы һәртөрле баш июгә нәфрәт итергә чакырам. Иң мөһиме, азатлык һәм бәйсезлек турында хыялланыгыз. Балаларыгызны хыялланырга һәм курыкмаска өйрәтегез. Безнең йөрәкләребездә ФСБ, тикшерү комитеты, полициядән курку калмасын. Бары Аллаһтан гына куркыйк һәм бу безне азат Татарстанга алып киләчәк”, ди “Азат Идел-Урал” хәрәкәтен оештыручыларның берсе Рәфис Кашапов.

“Азат Идел-Урал” хәрәкәтен оештыру 2018 елның март аенда игълан ителде. Аңа нигез салучылар арасында татар милли хәрәкәте активисты, өч ел төрмәдә утырып чыккан, хәзер Бртианиядә сыену сораучы элекке сәяси тоткын Рәфис Кашапов, “Эрзянь Вал” җәмгыяте җитәкчесе Сыресь Боляень һәм шул оешма вәкиле Ростислав Мартынюк бар. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларының милли телләрен яклап даими чаралар уздырып килә.

Азатлык Радиосы

Корреспондент