Русия думасы Татарстан президенты атамасын бетерүче канун өлгесен беренче укылышта раслады

Русия думасы Татарстан президенты атамасын бетерүче канун өлгесен беренче укылышта раслады

Русия төбәкләрендәге хакимиятне оештыру принциплары турындагы яңа федераль канун өлгесе 9 ноябрьдә Русия думасында беренче укылышта расланды.

Бу хакта “Азатлык” хәбәр итә. Документны яклап 317 депутат тавыш бирде, 66 депутат каршы чыкты, 12се тавыш бирүдән тыелып калды. Аның авторларының берсе Павел Крашенинников канун өлгесен тәкъдим иткәндә төбәкләрдән әлеге документка барлыгы 121 реакция килде һәм аларның күпчелегендә уңай бәя белдерелә диде. Русия төбәкләре арасыннан бу канун өлгесенә каршы булуын Татарстан гына белдерде, ә Төмән өлкәсе һәм Ханты-Манси бүлгесе канундагы аерым урыннарны төзәтү тәкъдиме белән чыкты.

Думага Татарстаннан сайланган КПРФ депутаты Артем Прокофьев бу канун өлгесе Русиядәге бар хакимият системына тагын да ныграк унитар дәүләт элементлары кертә дип белдерде. Ул Русия конституциясенең төбәк хакимиятләренә күпмедер мөстәкыйльлек биргән 77нче маддәсен искә алды. Татарстанның Русия Думасынагы башка депутатлары дәшми генә утырды. Татарстан Дәүләт шурасы 25 октябрьдәге утырышында бу канун өлгесенә каршы тавыш биргәндә Думадагы Татарстан депутатларын да аңа каршы чыгарга чакырган иде.

Башка күптөрле үзгәрешләр белән беррәттән, әлеге канун Татарстанда президент атамасын бетерүне дә күздә тота. Төбәк җитәкчеләре гади генә “башлык” дип аталачак, берүк вакытта аерым төбәкләргә өстәмә атамаларны куллану мөмкинлеге дә бирелә, тик ул “президент” сүзе булмаска тиеш. Мәсәлән, губернатор, яки мэр. Ә президент Русиядә бер генә булырга тиеш дип исәпли канун өлгесен әзерләүчеләр.

Яңа тәкъдим ителгән нормаларның тагын берсе — халык тарафыннан сайлап куелган төбәк җитәкчеләрен Русия президенты фәкать “ышанычын югалту” сәбәпле, бернинди рәсми гаепләүләрсез, сәбәбен аңлатмый гына да эшеннән ала алачак.

Тагын бер зур үзгәреш — төбәк җитәкчеләре моңа кадәр хакимияттә рәттән ике мөддәт кенә була алса, киләчәктә бу чикләү бетерелә.

Канун гамәлгә кергәннән соң федераль хакимият Русия төбәкләрендә башкарма хакимиятнең мәгариф, сәламәтлек саклау, финанс, шулай ук торак һәм төзелешне тикшерү өлкәсен оештыруда җитәкчеләрне турыдан-туры билгеләүдә, һәм дә эшеннән алуда да катнаша ала.

Әлеге канун өлгесен Русия думасының Дәүләт корылышы һәм канун чыгару комитеты башлыгы Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас әзерләгән. Крашенинников канун өлгесе расланган очракта, аның 2022 елның 1 июленнән гамәлгә керәчәген итте.

Азатлык белән сөйләшкән белгечләр бу канун өлгесен Русиядә федерализмнан унитаризмга күчү процессын тәмамлаучы мөһим документ дип бәяләде һәм аның яман нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеге турында кисәтте.

Корреспондент