Нью-Йоркта Идел-Урал халыкларын яклап ялгыз пикет үтте

Нью-Йоркта Идел-Урал халыкларын яклап ялгыз пикет үтте

Ул “Әсир милләтләр атналыгы” кысаларында узды.

20 июль көнне “Азат Идел-Урал” хәрәкәтенең Нью-Йорктагы вәкиле Камил Сукаев АКШта 14-20 июльдә узучы “Әсир милләтләр атналыгы” (“Captive Nations Week”) кысаларында ялгыз пикетка чыкты. Бу хакта ул Facebook битендә яза.

“Безне бетерә алмаслар. Идел-Урал яшәячәк. Татарстан ирекле булачак” дип яза ул анда.

“Беренче тапкыр әлеге атналык 1953нче елда уза, ә 1959нче елда АКШ Конгрессы резолюциясе кабул ителеп аңа рәсми статус бирелә. 1959 елның 17 июлендә президент Дуайт Эйзенхауэр резолюцияне канунга әйләндерә.

Шул ук вакытта “Урыс американнары конгрессы” вәкилләре инде берничә ел дәвамында бу канунны кире кагу яки тектсын үзгәртү башлангычы белән чыгарга тырыша.

Корреспондент