Мәхкәмә Айрат Дилмөхәммәтовны сак астында тотуны 6 июльгә кадәр озайтты

Мәхкәмә Айрат Дилмөхәммәтовны сак астында тотуны 6 июльгә кадәр озайтты

Активистка карата тагын ике җинаять эше ачылган. Аларның берсе – террорчылык гамәлләре кылуга өндәү белән бәйле. 

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе ФСБ тикшерүе соравы белән башкорт оппозиция сәясәтчесе һәм публицист Айрат Дилмөхмәммәтовны сак астында тотуны 6 июльгә кадәр озайтты. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.

Хөкемдар Азамат Бикчурин мәхкәмә утырышын ябык дип игълан итте. Айрат Дилмөхәммәтовның яклаучысы сүзләренә караганда, 17 апрельдә активистка 280нче (экстремистик гамәлләр кылуга өндәү) һәм 205.2 (террорчылык гамәлләре кылуга өндәү, матбугат чараларында, шул исәптән интернетта террорчылыкы аклау яки пропагандалау) маддәләре нигезендә яңа җинаять эшләре ачылган. Моңа кадәр аны Русиянең бөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакыруда (җинаять кодексының 280.1 маддәсе) гаепләделәр.

205.2нче маддә нигезендә Дилмөхәммәтовны былтыр ноябрьдә Уфада “Хизб ут-Тәхрир” эше нигезендә хөкем ителүчеләрне яклап чыгыш ясавы өчен гаепләүләре мөмкин дип адвокат.

280нче маддә исә 2018 елда Баймакта чечен эшчеләре белән килеп чыккан низагка карата әйтелгән сүзләре өчен кулланылган дип фаразлана. Әлегә бу эпизодларның эчтәлеге билгеле түгел.

Айрат Дилмөхәммәтов тарафдарлары яңа гаепләүләр беренче гаепләүнең җитәрлек дәрәҗәдә нигезе булмау өчен белдерелә дип ышана.

“Яңа маддәләр нигезендә Дилмөхәммәтовка гаепләү әлегә белдерелмәгән. 205.2нче маддә авыр җинаятьләр өчен кулланыла, ул активистны бер елга кадәр сак астында тоту мөмкинлеге бирә. Бу тоткарланучыга басым”, ди сәясәтченең адвокаты Алексей Захаров.

Адвокат сүзләренчә, Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмә утырышында хакимиятләр аны сәяси эшчәнлеге өчен эзәрлекли, аерым алганда “республика башлыгын сайлау алдыннан сәяси кырны яклый” дип әйткән.

Район мәхкәмәсе карары Башкортстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять ителәчәк.

Дилмөхәммәтовны 14 мартта тоткарладылар. Аның фатирында тентү дә булды. Соңрак Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны 6 майга кадәр сак астына алу карары чыгарды. Аны Русиянең бөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакыруда (Җинаять кодексының 280.1 маддәсе) гаеплиләр. Дилмөхәммәтов интернетта сепаратизмга чакыручы видео таратуда шикләнелә.

“Мемориал” хокук яклау оешмасы күптән түгел Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.

Активистны “Яблоко” фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе, “Азат Идел-Урал” хәрәкәте, “Чуулһн – ойрат-калмык халкы җыены” башкарма комитеты яклап чыкты.

Айрат Дилмөхәммәтовның әнисе Агиләш Дилмөхәммәтова улын азат итүне сорап, Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм ФСБга видеомөрәҗәгать белән чыкты.

Корреспондент