Миңнеханов һәм Сәфәргали

Миңнеханов һәм Сәфәргали

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте Татарстан президентыннан сәяси тоткын Данис Сәфәргали гаиләсенә ярдәм итүне сорый. “Татар милли хәрәкәтенә ярдәм итәргә теләмәсәгез дә, авыр хәлдә калган күп балалы анага ярдәм итүегез – сезнең абруегызны үстерәчәк”, ди активистлар.

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте лидерларының берсе Рәфис Кашапов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат язган. Активист “Алтын Урда” хәрәкәте лидеры, 282нче маддә нигезендә хөкем ителеп, колониядә утыручы Данис Сәфәргали гаиләсенә ярдәм итүне сорый.

“Сәфәргали 2016 елның 21 октябреннән бирле утыра. Ул беркемне дә үтермәгән, таламаган, акча урламаган. Аның иң зур ялгышы – аның үзсүзле татар булуында, Татарстан патриоты булуында. Төрмәгә ябылганнан бирле аны төрлечә җәзалыйлар: штраф изоляторына яптылар, үзе генә утыра торган камерада тоттылар. Сентябрь башында Сәфәргалине намаз укыган урыныннан төрмәгә килгән прокурорга сәлам бирмәгәне өчен изоляторга яптылар. Аңа дуслары һәм туганнары белән татарча хат алышырга бирмиләр”, дип яза Кашапов.

Ул шулай ук Данис Сәфәргали эше гадел тикшерелми дип тә санавын белдерә. Аны берничә хокук яклау оешмасы “сәяси тоткын” дип игълан итүе турында да языла.

“Моның өстенә Сәфәргалинең хатыны һәм дүрт баласы да авыр хәлдә калды. Эшләп торган әтиләре төрмәгә утыртылганнан бирле гаилә акчасыз калды. Хатыны Гүзәл үзләрен ашатырга гына түгел, иренә ярдәм итәр өчен дә акча эзләргә мәҗбүр”, ди Рәфис Кашапов.

Ул президенттан Гүзәл Сәфәргалигә ярдәм итүен сорый.

“Татар милли хәрәкәтенә ярдәм итәргә теләмәсәгез дә, авыр хәлдә калган күп балалы анага ярдәм итүегез – сезнең абруегызны үстерәчәк. Зирәк акылыгызга ышанып калам”, дип яза “Азат Идел-Урал” лидерларының берсе.

Корреспондент