Львовта Идел-Уралның сәяси харитасын тәкъдим иттеләр

Львовта Идел-Уралның сәяси харитасын тәкъдим иттеләр

Львовта “Азат Идел-Урал” хәрәкәте активистлары Идел-Урал төбәгенең сәяси харитасын тәкъдим итте. Чара нәширләр форумы кысаларында узды.

Хаританы бер мең данә күләмендә Киевның “Новий друк” нәшрияты чыгарган. Акчаны активистлар җыйган дип сөйләгән Idel.Реалиига проектның консультанты Павло Подобед.

“Харитада Идел-Уралның алты республикасы сурәтләнгән. Аларның административ чикләре сакланган. Бу – Идел буе федераль бүлгесенең зур өлеше. Харитада Мәскәү дә бар, Украина белән Казакъстан чикләре дә күренә. Бу – Идел-Урал халыклары җирләренең күрше дәүләтләргә никадәр якын булуын күрсәтер өчен шулай эшләнде”, ди Подобед.

Харитада төбәк читендә урнашкан, әмма тарихи әһәмияткә ия булган кайбер авыллар да бар. Подобед XVIII гасырда урыс гаскәрләре белән бәрелешләрдә башкортлар һәлак булган Солтанбәк авылын һәм мәҗүси марилар өчен мөһим саналган, Киров өлкәсендәге Чембулат тавын атады.

Подобед әлеге харита Русиядә, Укрианда һәм Европа берлеге илләрендә таралачак диде. Проект идеясе белән “Ирекле Идел-Урал” хәрәкәте чыккан, ә украин сәясәт белгече Максим Майоров төп киңәшче булган.

Хәрәкәт җитәкчеләренең берсе Боляень Сыресь сүзләренчә, мондый харита “үз дәүләтеңнең чикләрен белү өчен кирәк”.

“Дөнья безнең шәһәрләрнең, авылларның, елгаларның дөрес атамасын белергә тиеш. Үзебез дә белергә тиеш. Үз харитасы булмаган дәүләтләр юк, без алардан ким түгел”, ди Сыресь.

Идел-Уралның сәяси харитасын

“Азат Идел-Урал” хәрәкәтен оештыру 2018 елның март аенда игълан ителде. Аңа нигез салучылар арасында татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, хәзер Британиядә сыену сораучы элекке сәяси тоткын Рәфис Кашапов, “Эрзянь Вал” җәмгыяте җитәкчесе Сыресь Боляень һәм шул оешма вәкиле Ростислав Мартынюк бар. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларының милли телләрен яклап даими чаралар уздырып килә.

Азатлык Радиосы

Корреспондент