Казан мәктәбенә билгесез кешеләр ут ачкан, һәлак булучылар бар

Казан мәктәбенә билгесез кешеләр ут ачкан, һәлак булучылар бар

Кайбер мәгълүматларга караганда, балалар тәрәзәләрдән сикергән. Кимендә 9 кеше үлеме турында хәбәр ителде.

Казанда билгесез кешеләр 175нче гимназиягә мылтык тотып кергән һәм ут ачкан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Гимназия Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан. Кайбер мәгълүматларга караганда, балалар тәрәзәләрдән дә сикергән. Ата-аналар мәктәп эченә автомат тоткан ике ир кергән дип сөйли. Шулай ук шартлау булуы турында да хәбәр ителә.

Азатлык вакыйга урыныннан Инстаграмда турыдан-туры трансляция алып бара.

ТАСС язуынча, полиция һөҗүм итүче бер яшүсмерне тоткарлаган. Ул 19 яшьлек Илназ Галәвиев диелә.

Әлегә тугыз кешенең һәлак булуы рәсми хәбәр ителде.

Эвакуацияләнгән балалар 181нче һәм 40нчы балалар бакчаларына урнаштырылган. Анда психологлар, табиблар һәм хокук саклау оешмалары вәкилләре эшли.

Бина янына куәт оешмалары вәкилләре һәм коткаручылар килгән. Ашыгыч ярдәм машиналары тора. Җәүдәт Фәйзи урамына юл ябыла. Вакыйга урынына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк.

Казанның башка уку йортларында иминлек чаралары кырыслатылган.

Азатлык Радиосы

Корреспондент