Имамовның «гаебен» үзегездән эзләгез, шовинист иптәшләр!

Имамовның «гаебен» үзегездән эзләгез, шовинист иптәшләр!

Татарда телебез өчен тапкыр, әмма бигүк уңайлы булмаган «Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума» дигән мәкаль бар. Русиянең рәсми һәм гомумшовинистик матбугат чаралары, җиңнәрен сызганып, урыстан башка милләтләрнең яшәү хокукларын турыдан-туры, оятсыз рәвештә кыса, яба, бетерә башлау сәясәтенә тотынганнарыннан соң, алар нинди генә гаделсезлекләр эшләмәде!

Көн саен ике каен арасында адаша торган законнар кабул итү дисеңме, гомердә булмаган, кешелек тарихында күрелмәгән шайтанизм — «пркарулларны» мәктәпләргә җибәреп, яптыру дисеңме, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туган телне микроскоптан да күренмәс чикләрдә кечерәйтү, татар укытучыларын, сарык көтүендәге шикелле, бер кардадан икенче кардага кертеп, меңәрләп кенә кыскарту, язучыларыбызның китапларын, әсәрләрен тыю дисеңме…

Аларның битлеген салган идеологы Валерий Тишков әфәнде, белемсез академик, кем нинди телне яхшырак белә, шул тел кешенең туган теле була, дигән берсеннән-берсе зәһәр, әчкелтем-төчкелтем теорияләр тудыра. Андый тел бездә бер урыс теле генә икән. Чын белемле академик бу кадәр «ачышны» ясый аламы? Юк, әлбәттә!

Татар китабын тыю Вахит Имамов китабын тыю белән генә чикләнми. Тыю, дигәннән. Алар бу батырлыкларын минем китаплардан башлады. Русия империясенең урыс булмаган халыкларны юкка чыгару өчен алып барган явызлыкларын киң дөньяга ачып салган «Убить империю!» дигән билгеле китабымны Русия Генераль Прокуратурасы әле 1997нче елда ук «милләтара ызгыш кузгатуда гаепләү»дән туктатып, аклаган иде. 2014нче елда «Хәтер көне»ндә ясаган чыгышымнан соң Тикшерү Комитеты миңа шушы ук гаепне яңадан тагып, егерме елга якын гомер үткәннән соң (!!!), инде икенче тапкыр (!!!) эш кузгатты һәм хөкем штурвалы үзләренең кулында булгач, мине ике ел буе газаплап, Генераль Прокуратураның иске карарын юкка чыгарып (!!!), бурычын бик уңышлы итеп тормышка ашырды. Ягъни «Закон» нигезендә бер гаепсез булган фәнни-публицистик китапны тыйды һәм Русия китапханәләреннән җыйдырып алдырды. Ул гына да җитмәде, «кара көчләр» минем 1945нче елның Беренче Май таңы алдыннан Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагы кадаган каһарман Газетдин Заһитовка багышланган һәм милләтебез яратып кабул иткән «Татар солдаты» романын оятсыз рәвештә пычратып, юкка чыгарырга маташты. Бу югарыдан төшкән провокациянең татарга карата кара балкышы иде. Алар карашынча, Рейхстаг түбәсенә бары тик Кантария белән Егоров кына байрак эләргә хокуклы иде һәм әле дә булса алар гына хокуклы. Берүк вакытта «Убить империю!» артыннан шулай ук урыс телендә дөнья күргән икенче публицистик мәкаләләр җыентыгым — «Жить хочется!» дигән китабымны да тыйдылар. Тыелу сәбәбен аңлата алмадылар, үземнең аңлавымча, «гаепләүнең» нигезендә «Патриарх Кириллга хатлар» һәм китабымның «яшәргә чакырган» чакыруы ята иде. Әгәр мин аны «Не хочется жить!» дип атаган булсам, бәлки игътибар да итмәсләр иде. Шунысы кызык, мин «Яшисе килә!» дигән исем белән аның татарчасын чыгарган идем. Әмма алар берсен-берсе кабатламый торган, урысчасы – урыс телендә, татарчасы татар телендә язылган оригиналь басмалар иде. Китапның татарчасы бер керсез, чиста публицистик язмалардан тора, анда Патриарх Кириллга хатлар да юк. Ләкин урысча-татарча исемнәре тәрҗемә аша бер төрле яңгырагач, безнең «социалистик ярыш алдынгылары» булган татар китапханәчеләребез арасында шулай ук «ике каен арасында адашып һәм планнарын арттырып үтәп», А.Хәлимнең татар телендәге башка китапларын да тапшырып, кычытмаган җирләрне кашу буенча ярышта җиңеп чыгучылар да табылган, диләр. Әсәрләремне яраткан укучыларым хәзер мине нинди китаплардан табып укыйлар икән?

Вахит Имамовка килгәндә, «кара көчләр» «татарларның яшерен тарихларын» актарып дөньяга күрсәткән язучыны «урынга утырту, каезлау» ягъни аның китапларын да тыю турында күптәннән хыялланып килделәр. Мин инде, нишләп болар мондый «зур кисәк»не йотмый торалар, тамакларына утырыр дип куркалар микән, дип уйланганым бар иде. Әмма уйлану гына җитми безгә хәзер. Бер-беребез өчен утка керергә вакыт. Мин утыз ел кыйналып, үзләребездән теләктәшлек, ярдәм көтеп авыр чирләргә дучар булдым. Нәрсә, каш астындагы күз кебек, үзебезгә мөлдерәмә карап торган сирәк язучы-әдипләребезне дә дошманнан талатып, чиргә сабыштырабызмы?!

Мин аптырыйм: нишләп язучыларыбыз кузгалмый? Нәрсә, аларның тамагына премияләр, исемнәр өчен талаш-даулаш шау-шуы утырганмы? Нишләп язучылар Берлеге оператив чаралар күрми һәм Вахит Имамовны яклау турында Мөрәҗәгать белән чыкмый?

Язучы Айдар Хәлим, Чаллы шәһәре — «Безнең гәҗит» 2019, №38 (25 сентябрь)

Корреспондент