Боляень Сыресь эрзя милли хәрәкәте җитәкчелеген рәсми рәвештә үз кулана алды

Боляень Сыресь эрзя милли хәрәкәте җитәкчелеген рәсми рәвештә үз кулана алды

Эрзя милли хәрәкәте эшлеклесе Боляень Сыресь эрзя халкы аксакалы – Инязор анты кабул итте.

Инаугурация тантанасы Киевта Русиядән килгән эрзя делегациясе, эрзя диаcпоралары вәкилләре, украин сәясәтчеләре һәм дипломатлар катнашында узган. Бу хакта “Азатлык Радиосы” хәбәр итә.

Эрзяларның Киев җәмәгатьчелеге әгъзасы Ожомасонь Кирдя сүзләренчә, чараның кайда узачагы соңгы мизгелгә кадәр яшерелгән. “Һөнәр берлекләре йортындагы Мәйдан музеен юкка гына сайламадык. Бу украиннарның ирек өчен көрәш символы”, ди Кирдя.

Инаугурациягә килүчеләр урыслаштыру сәясәтенә протест йөзеннән үзенә ут төртеп корбан булган удмурт галиме Альберт Разинны бер минут тынлык белән искә алган.

Кунаклар арасында Украина Югары радасы депутатлары Соломия Бобровская, Андрей Парубий, Украина мөселманнары диния нәзәрате рәисе Саид Исмаилов, Кырымтатар халкы мәҗлесе әгъзасы Эскендер Бариев, Раданың тышкы эшләр комитетының элекке җитәкчесе Һанна Гопко, украин галимнәре һәм журналистлар катнашкан.

1999 елдан бирле инязор (эрзяларда җитәкче – ред.) булган Кшуманцянь Пиргуж Сыреська хакимият билгесе саналган түш тамгасы тапшырган.

Яңа инязор үз чыгышында эрзялар хокуклары өчен көрәшергә вәгъдә биргән. Якын арада ул Мордовия хакимиятенә Саранскида эрзя гимназиясе ачу таләбе белән чыгачакмын диде.

Моннан тыш, ул эрзя телен латин имласына күчерү эшләре башлаячагы турында да белдерде.

Элегрәк хәбәр ителүенчә, Мордовиянең мәдәният, милли сәясәт һәм архив эшләре министрлыгы Болеянь Сыресьне аксакал итеп сайлауга канәгатьсезлек белдергән иде. Министр Анатолий Чаушкин Кшуманцянь Пиргуж​ны чакырып, Украинада яшәүче Сыресьне инязор итеп сайлауга канәгатьсезлеген әйткән.

“Idel.Реалии” министрлыкка әлеге хәлне аңлатуны сорап хат җибәргән, әмма аңа җавап булмаган.

Сыресь Боляень – эрзя шагыйре, тәрҗемәче, Украинада яшәүче эрзя активисты.

2010 елгы җанисәптә мордва милләте вәкиле дип 744 200 русияле язылган. Аларның 57 меңе үзләрен эрзя дип, 4700е – мукшы дип күрсәткән.

Корреспондент