БМОга ТИҮ һәм “Башкорт” оешмасына һөҗүмне Русиянең төп халыкларына басым буларак бәяләгән документ тапшырылды

БМОга ТИҮ һәм “Башкорт” оешмасына һөҗүмне Русиянең төп халыкларына басым буларак бәяләгән документ тапшырылды

Эрзя активисты Сыресь Боляень БМОның әсаба халыклар мәсьәләләре Даими форумының ХХ сессиясендә чыгыш ясады.

Эрзя халкының баш аксакалы Сыресь Боляень 21 апрельдә БМОның әсаба халыклар мәсьәләләре Даими форумының ХХ сессиясендә чыгыш ясап, Русиядә асаба халыкларның хокуклары бозыла дип белдерде. Бу турыда белдерүне ул форумның секретариатына тапшырды. Форум утырышы онлайн узды.

Документта Берләшкән милләтләр оешмасының игътибары “Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең, “Башкорт” иҗтимагый оешмасының сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнүе, “Башкорт” оешмасының эшчәнлеге тыелу”га юнәлтелә.

“Соңгы 30 елда эрзя миллионлы милләттән кечкенә бер этник төркемгә әйләнде, ул юкка чыгу алдында тора. Сугышларсыз, эпидемияләр һәм көчләп депортацияләрдән башка да. Безнең Идел-Урал төбәге күршеләребез дә шуңа охшаш хәлдә: мокша, удмуртлар, мари, чуашлар, башкортлар һәм хәтта татарлар да. Русия халыкларына үз сәяси фиркаләрен, университетларын булдыру һәм мәктәпләрдә туган телдә уку тыела. Бары милли киемнәрдә биюләр генә ярый. Үз халкының хокуклары өчен көрәшүчеләр полиция тарафыннан экстремист дип эзәрлекләнә, яисә акылдан язган дип мәҗбүри психиатрия дәвалавына дучар ителә” дип сөйләде эрзя халкы вәкиле.

Боляень халыкара җәмәгатьчелекне Русиягә басымны арттырырга чакырды.

2018 елның җәендә Русия думасы туган телләрне мәктәптә өйрәнүне ихтыярига калдыручы канун кабул итте. Шуның нигезендә “Мәгариф турында” федераль канунга үзгәрешләр кертелде.

2002 һәм 2010 елларда узган Бөтенрусия халык санын алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сигез ел эчендә милли телләрне белүчеләр саны сизелерлек кимегән. Удмурт телен белүчеләр 30 процентка азайган (463 мең кешедән 324 меңгә калган). Татар телендә сөйләшүчеләр саны да сигез елда бер миллион кешегә кимегән.

2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыклар турында Кысалы конвенция киңәш комитеты Русиянең милли сәясәтен тәнкыйтьләп чыкты.

Экспертлар “урыс теленең доминантлыгы үсә баруы”, һәм шул ук вакытта “милли телләргә нәтиҗәле ярдәм булмавы” өчен борчылу белдерде.

Еропада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) Югары комиссары Ламберто Заньер 2018 елда Idel.Реалии белән әңгәмәсе вакытында Татарстанда татар теле урыс теле кебек үк дәүләт теле булып торса да, татарларның үз тел мәдәниятен өйрәнүгә мөмкинлекләре шактый чикләнгән дип белдерде. Заньер шулай ук Татарстанда БДИны бары урыс телендә генә биреп булуына “гаҗәпләнүен” әйтте.

Азатлык Радиосы

Корреспондент