Безнең телне тартып алалар – без дәшми калмячакбыз

Безнең телне тартып алалар – без дәшми калмячакбыз

“Азат Идел-Урал” Европа оешмасыннан “Мәгариф турындагы” канунга кертелгән үзгәрешләрне кире кагуны сорап Мәскәүгә мөрәҗәгать итүдә ярдәм сорый.

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте лидерларының берсе Боляень Сыресь Европа милли азчылыклары федералистик берлегенә (FUEN) Идел буе халыклары телләрен яклауда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

“Безнең телне тартып алалар – без дәшми калмячакбыз. 2018 елда Идел-Урал халыкларының тел хокуклары тирәсендәге вазгыять начарайды. Эрзя, мукшы, чуаш, мари, татар, удмурт һәм башкорт телләре кулланылышы киңәймәде, киресенчә, аларның мәгарифтәге рольләре йомшарды. Хакимиятләр безнең халыкларга ана телләрен гаиләдә сакларга, авылларда җырларга һәм урыслаштыруны дуслык турындагы шигарләр белән каплап түрәләр тарафыннан оештырылган чараларда катнашырга тәкъдим итә”, ди Сыресь.

Ул хакимият белән диалог корып булмый дип саный. “Мари, эрзя яки башкорт телләрен көнкүреш тормыштан кысрыклап чыгару “Нәрфәт уятма! Тел проблемы юк!” шигарләре белән башкарыла ди активист.

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте FUEN-нан “Мәгариф турындагы” канунга кертелгән үзгәрешләрне кире кагуны сорап Мәскәүгә мөрәҗәгать итүдә ярдәм сорый.

“Урыслаштыруны без беркайчан да кабул итмәячәгебезне Кремль аңласын иде. Безнең телләрне юк итү, асаба халыкларга юл куймау Идел-Урада милләтара мөнәсәбәтләрне кискенләштерә, республикаларның федераль үзәк белән диалогын катлауландыра” ди Сыресь.

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте оешу турында 2018 елның март аенда игълан ителде. Аңа нигез салучылар арасында татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, хәзер Британиядә сыену сораучы элекке сәяси тоткын Рәфис Кашапов, “Эрзянь Вал” җәмгыяте җитәкчесе Сыресь Боляень һәм шул оешма вәкиле Ростислав Мартынюк бар. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларының милли телләрен яклап даими чаралар уздырып килә.

Азатлык Радиосы

Корреспондент