“Башкорт” оешмасы рәисе Фаил Алчыновны ФСБга алып киткәннәр

“Башкорт” оешмасы рәисе Фаил Алчыновны ФСБга алып киткәннәр

“Башкорт” оешмасының Вконтакте битендә хәбәр ителгәнчә, оешма рәисе Фаил Алчыновны шаһит буларак сорау алуга дип бүген ФСБга алып киткәннәр.

Сорау алу ФСБның Крупская урамы 19нчы йорттагы бинасында бара диелә. Шундый ук чакыру кәгазе журналист Рәмил Рәхмәтовка да бирелгән.

“Башкорт” оешмасының Вконтакте битендә алып китү видеосы урнаштырылган. “Күрәсең, бу безне Торатауга җибәрмәс өчен әшләнә” ди Фаил Алчынов. Бүген Торатауда Дөнья башкортлары корылтаеның икенче көн чаралары уза.

Кичә “Башкорт” оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов Уфада узучы V Дөнья башкортлары корылтаена килгән иде. Ләкин сайланган делегат булса да, анда кертелмәде.

Алчынов һәм “Башкорт” оешмасы активисты Илмир Мөхәммәтҗәновны полиция юүлегенә алып киттеләр. Фаил Алчынов иреккә җибәрелде, ә Илмир Мөхәммәтҗәнов хулиганлыкта гаепләнеп 500 сум штрафка тартылды.

Азатлык Радиосы

Корреспондент