Башкортстанда “Башкорт” хәрәкәте җитәкчесен тоткарлаганнар

Башкортстанда “Башкорт” хәрәкәте җитәкчесен тоткарлаганнар

“Башкорт” хәрәкәте җитәкчесе Фаил Алчыновны Зилаирда тоткарлаганнар һәм 26 гыйнварга полиция бүлегенә чакыру тапшырып, кире җибәргәннәр. Активистлар моны Алчынов Сибайда митинг уздырырга бармасын өчен эшләгәннәр дип фаразлый.

Сибайда экологик вазгыятькә бәйле митинг уздырырга чакырган “Башкорт” хәрәкәте җитәкчесе Фаил Алчыновны туган авылы Юлдыбайда тоткарлаганнар. Ул Зилаир районында урнашкан. Тоткарлау видеосын ПроУфу сайты урнаштырды. Бу хәл 22 гыйнвар булган. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.

Видеодан күренгәнчә, полиция хезмәткәрләре Алчыновка “сорау алу өчен уңайлырак бинага” барыйк дип тәкъдим итә. Аңа бернинди дә гаепләүләр белдерелми.

Соңрак хәрәкәтнең “Вконтакте”дагы төркемендә активистны җибәргәннәр дип яздылар. Аңа 26 гыйнварда Уфадагы полиция бүлекчәсенә килергә чакыру тапшырганнар. Хәрәкәт вәкилләре моны Алчынов Сибайга митинг уздырырга бармасын өчен эшләгәннәрдер дип фаразлый.

“Башкорт” оешмасы рәисе​ Фаил Алчынов телефон аша Азатлыкка шуларны сөйләде:

“Белүегезчә, “Башкорт” оешмасы агымдагы елны “Эчкечелеккә каршы көрәш елы” дип игълан иткән иде. Шул уңайдан районнарда төрле җыеннар бара. Мин шундый чаралар уздыру өчен үземнең туган районыма – Зианчурага кайткан идем. Район җитәкчесе белән авылларда эчкечелеккә каршы, җир, урманнарга кагылышлы проблемнар турында сөйләшүләр уздырырга җыенуыбызны әйттем. Район башлыгы безнең башлангычны хуплады. Шуннан Матрай авылында җыен үткәрдек. Анда кырыктан артык кеше катнашты. Шуннан туган авылым Юлдыбайга киттек. Авылга керешли юл хәвефсезлеге хезмәте машинаны туктатты, гәрчә мин рульдә түгел идем. Шуннан машинадан төшеп җәяү киттем. Алар минем Матрай авылының мәдәният сараен яндырырга җыенуым турында гаепләнүемне әйттеләр. Полиция бүлегендә гаеп белдерелмәде, миңа 26 гыйнвар Уфаның полиция бүлегенә килергә чакыру тапшырдылар. 26 гыйнварга Сибайда экология уңаеннан каршылык чарасы билгеләгән идек. Хәзер мин ул чарада булмыйм, полициягә барырга тиеш булам”, диде Фаил Алчынов.

“Башкорт” активистлары Сибайда экологик хәлгә бәйле митинг уздырмакчы иде. Шәһәр хакимияте аны килештермәде, ул көнне башка чара планлаштырылган диде. Активистлар экологик проблемга игътибарны җәлеп итмәкче һәм Сибайда цемент җитештерүче завод төзелүгә каршы чыгыш ясамакчы иде.

Сибай халкы начар искә узган елның ноябрендә зарлана башлады. Әлеге хәлне тикшерү өчен махсус комиссия булдырылды. Элегрәк Сибай тирәсендә ташландык карьерда мәгъдән яна, шуның исе чыга дип белдерелгән иде. Шәһәрдә һавага зарарлы матдәләр таралу сәбәпле җирле халыкка битлекләр һәм күмер тарата башладылар.

Корреспондент