Активистлары Финляндиядә Казан шәһитләрен искә алды

Активистлары Финляндиядә Казан шәһитләрен искә алды

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте активистлары Һелсинкида Хәтер көненә багышланган чара уздырган.

Финляндия башкаласында пикетка чыгучы кулына “1552 ел – Татар халкының һолокост елы” дип язылган плакат тотып торган. “Русия оккупантларына тарихны искә төшердек, Казанны алганда аларның татар халкына һәм башка халыкларга геноцид оештыруын исләренә төшердек”, диелә “Азат Идел-Урал” хәбәрендә.

Активистлар “Финляндиядә Русия оккупантларына якты йөз күрсәтелә” дип саный. “Финляндия җитәкчелеге Путин белән дуслыгы, Русия белән икътисади хезмәтәшлеге өчен горурлана. Бүген Финляндия Русия тарафлы позициядә тора һәм моңа оялмый да”, дип белдерә оешма вәкилләре.

“Азат Идел-Урал” хәрәкәтен оештыру 2018 елның март аенда игълан ителде. Аңа нигез салучылар арасында татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, хәзер Британиядә сыену сораучы элекке сәяси тоткын Рәфис Кашапов, “Эрзянь Вал” җәмгыяте җитәкчесе Сыресь Боляень һәм шул оешма вәкиле Ростислав Мартынюк бар. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларының милли телләрен яклап даими чаралар уздырып килә.

Азатлык Радиосы

Корреспондент