“Азат Идел-Урал” хәрәкәте Татарстан мәдәният министрлыгыннан көнбатыш фильмнарын татарчага тәрҗемә итүне сорый

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте Татарстан мәдәният министрлыгыннан көнбатыш фильмнарын татарчага тәрҗемә итүне сорый

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте татар теленең кулланышын киңәйтү тәкъдимнәре белән Татарстанның мәдәният министрына мөрәҗәгать итте. Активистлар көнбатыш фильмнарын татарчага тәрҗемә итәргә кирәк дип саный.

“Азат Идел-Урал” активистлары Татарстанның мәдәният министрлыгына популяр көнбатыш фильмнарын татарчага тәрҗемә итү тәкъдиме белән чыкты.

“Билгеле булганча, татар яшьләре үз ата-аналары кадәр дә татарча белми. Яшь буын китаплар аз укый, театрга сирәк йөри, күпчелек вакыт компьютер яки телевизор каршында уздыра. Бу безнең республикага гына түгел, бөтен дөньяга хас күренеш.

Чит ил кинолары безнең республикада бары тик рус теленә тәрҗемә ителә. Татар телле тамашачының чит ил фильмнарын туган телдә карау мөмкинлеге юк. Тамашачының сайлау мөмкинлеге юк. Кинотеатрга билет алучы фильмны бары тик рус телендә карый ала. Телевидениедә дә хәлләр моннан яхшырак түгел.

Каналларның берсендә дә һоливуд кинолары татар телендә күрсәтелми. Республика каналларындагы “Татар халык җырлары”, “Халкым минем…” тапшырулары яшьләргә кызык түгел. Бу вазгыятьтә яшьләрнең татарча сөйләшүе тагын да кими”, дип яза хат авторлары.

Алар министр Ирада Әюповадан “Светлячок” (2002), “Побег” (2005), “Во все тяжкие” (2008), “Шерлок” (2010), “Карточный домик” (2013), “Хроники Шаннары” (2016) һәм башка шундый сериалларны татар теленә тәрҗемә итеп күрсәтү мөмкинлеген тикшерүне сорый. Әзер продуктны республика каналларында гына түгел, интернетта да таратып булыр иде дип саный алар. Активистлар фикеренчә, әлеге эш татар теленә яшьләрне дә тартыр иде.

Мөрәҗәгать авторлары шулай ук Әюповага көнбатыш сериалларын ясаучылар белән сөйләшүләр булдымы, Татарстан мәдәният министрлыгы чит ил киноларын дәүләт теле булган татар теленә тәрҗемә итү өчен чаралар күрәме дигән сораулар да куя.

Дөньяда танылган сериаллар, кинофильм һәм мультфильмнарны татарчага тәрҗемә итү турында тәкъдимнәр күптән яңгырый. Былтыр чит ил фильмнарын һәм сериалларын күп тавышлы итеп татарчага тәрҗемә итергә алынган “Беренче studio” тәкъдим ителде. Ул “Тәхетләр уены” сериалын тәрҗемә итте. Әмма әлеге студиянең рәсми төркеме былтырдан бирле яңартылмый.

Корреспондент